Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда кайбер продуктлар кыйммәтләнде

Татарстанда бер атнада, 18-24 ноябрьдә, яшелчәләрнең бер өлеше кинәт кыйммәтләнде.

Кыярның бер килограммы бәясе 11 процентка — 154,54 сумга кадәр артты. Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булганча, бу узган атнага караганда 15 сумга күбрәк.

Моннан тыш, бәрәңге 9,75 процентка — бер килограммы өчен 40,47 сумга кадәр кыйммәтләнде. Помидор бәясе 8,89 процентка — бер килограммы өчен 180,98 сумга кадәр артты. Башлы суган 7,93 процентка — 40,75 сумга кадәр, ак күчәнле кәбестә 5,75 процентка — 34,58 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Башка категорияләрдәге продуктларның да бәясе артты. Мисал өчен, тоз 1,04 процентка, тавык йомыркасы 1,43 процентка, каймак 2,43 процентка, стерильләштерелгән сөт 2,77 һәм 1,68 процентка кыйммәтләнде.

Шул ук вакытта азык-төлек продуктларының бер өлеше, киресенчә, арзанайды. Мәсәлән, пешерелгән колбаса бәясе 1,61 процентка, балалар туклануы өчен җиләк-җимеш консервалары бәясе 1,85 процентка кимеде. Алма, кишер, карабодай ярмасы, бодай оны, балалар туклануы өчен ит консервалары, ярым ысланган колбаса һәм башкаларның бәясе 1 процент чикләрендә үзгәрде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев