Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктларында кече шәфкать туташлары эшли башлаячак

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

«Кайбер районнарда, авылларда фельдшерлар җитмәү проблемасы чыннан да бар. ФАП була торып та, эшләргә хезмәткәр юк. Хәзер бу проблеманы хәл итү максатыннан, ФАПлар күрше авылларны да үз карамагына ала», — диде министр.

Аның сүзләренчә, Татарстан Оренбург өлкәсе тәҗрибәсен кулланырга ниятли. «Оренбург өлкәсендә Үзәк район хастаханәсе һәм ФАПлар арасында ара ерак, шуңа алар фельдшер ярдәмчесе төшенчәсен керткәннәр. Ул кече шәфкать туташы дигән сүз», — диде Марсель Миңнуллин.

«Узган атнада бу хакта медицина көллияте белән дә сөйләшү булды. Сентябрьдән кыска вакытлы курсларны башларга җыенабыз. ФАП булган һәр авылдан бер кандидат укытырга җибәреләчәк. Яшь, өметле кыз булса тагын да яхшырак. 1600 ләп белгеч кирәк дип исәпләп чыгардык. Фельдшер булмаган ФАПларда гына түгел, фельдшер булган урыннарда да ярдәмчеләр, санитаркалар, кече шәфкать туташлары булачак», — дип белдерде министр.

Марсель Миңнуллин әйтүенчә, бу курсларда цифрлаштыру элементлары да кертелә. «Фельдшер ярдәмчесе вазифаларына интернетта эшләү, билгеле бер күрсәтчкеләрне участок терапевтына хастаханәгә җибәрү керә. Канда шикәр күләме, кан басымы, ЭКГ, сатурация кебек күрсәткечләрне юлларга тиеш булачак», — дип аңлатты ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев