Татарстанда балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган?
Татарстанда барлык туган сабыйларның 30 проценты – гаиләдә беренче бала.
Шул ук вакытта өченче баласы туучы гаиләләр саны да арта. Моның өчен республикада нәрсә эшлиләр һәм ата-аналар нинди ярдәмгә өмет итә ала?
Ел башыннан бирле туучылар саны 6 процентка кимегән
Татарстанда туучылар саны 2017 елдан бирле кими бара. Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда туучылар саны 6 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Демография» милли проектын тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Кызганыч, быел без гыйнвар – март айларында туучылар санының 6 процентка кимүен күрәбез. Шулай да, гомумән, ил буенча туучылар саны мең кешегә 8,3 тәшкил итә. Идел буе федераль округында күрсәткеч түбәнрәк – 7,6. Окрукта без лидер булып торабыз», – ди ул.
Тууның гомуми коэффициентына килгәндә, республикада бала табу яшендәге бер хатын-кызга 1,45 бала туры килә, Россия буенча бу сан – 1,41.
«Бездә иң югары күрсәткечләр 2015 елда булды. Ул вакытта бу күрсәткеч 1,8дән артык иде», – ди Зарипова.
Соңгы 10 елда күп балалы гаиләләр саны 2 тапкыр артты. Бүген республикада яшәүче һәр бишенче кеше – бала. Республика балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә зур игътибар бирә.
Пособиеләр билгеләү буенча 2024 елгы яңалыклар
Быел Татарстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең төрле чараларына 35 млрд сумнан артык акча юнәлдерелә, шул исәптән 19 млрд сумнан артыгы республика бюджетыннан.
«Төп ярдәм чарасы – бердәм пособие. 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр ярдәм чараларына дәгъва итә ала. Моның өчен быел 26 млрд сумнан артык акча каралган, хәзер балаларның 23 проценты түләүләр ала», – диде Эльмира Зарипова.
2024 елдан бердәм пособие билгеләү кагыйдәләренә үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер керемнәрдә «Герой Ана» исеме, «Ата-ана Даны» ордены яки орден медале өчен түләүләр исәпкә алынмый. Шулай ук опека яки попечительлек астында булган 18 яшькә кадәрге балалар исеменә ачылган банклардагы хисаплар буенча процентлар керемнәр арасында исәпкә алынмый.
Бу көннәрдә генә тагын бер яңалык барлыкка килде.
«1 июньнән балигъ булмаганнарның каникул һәм укудан буш вакытта эшләп тапкан акчалары да исәпкә алынмый», – дип өстәде Зарипова.
Шулай ук 1 июньнән бердәм пособие билгеләгәндә алиментларны исәпкә алу буенча үзгәрешләр үз көченә керде.
«Хәзер суд карары булган очракта, фактик яктан кергән акчалар керемнәр исәбендә исәпкә алыначак. Әгәр ата-ана аерылышкан һәм алиментлар турындагы карарны суд аша рәсмиләштермәгән булса, 1 июньнән алиментлар күләме 1 балага хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең дүрттән бер өлешеннән, 2 балага хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең өчтән бер өлешеннән һәм 3 һәм аннан да күбрәк балага хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең яртысыннан ким булмаска тиеш», – диде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.
1,5 яшькә кадәр баласы булган ата-аналар эшкә чыккан очракта да бала карау буенча пособие алуларын дәвам итә
Моннан тыш, быелдан башлап, эшләүче ата-аналарның 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие алу хокукы саклана.
«Элек әни кеше 1,5 яшькә кадәр бала белән декретта утырса, ул түләүләрне ала иде, ләкин эшкә чыкса, бу түләүләр туктала иде. Ә хәзер бала карау буенча отпуск рәсмиләштергән кешеләргә, ә бу әти кеше дә, әни кеше дә булырга мөмкин, эшкә чыккан очракта да 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча айлык пособие түләнә», – дип аңлатты Зарипова.
Моннан тыш, 18 яшькә кадәрге инвалид баланы һәм тумыштан беренче төркем инвалидны тәрбияләү буенча айлык түләүләрне хәзер өлешчә мәшгуль ата-аналар яки уллыкка алучылар да ала ала.
«Инвалид балалар тәрбияләүче әниләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр килә иде. Элек, әгәр хатын-кыз эшкә чыкса, пособие түләү туктатыла иде. Бүген, әгәр ул тулы булмаган эш көненә чыкса, түләүләр дәвам итә», – дип өстәде ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы.
Авыл түләүләре нәтиҗәсендә күп балалы гаиләләр саны 2 тапкыр арткан
Федераль ярдәм чараларыннан тыш, Татарстанда аз керемле гаиләләргә ярдәм итүгә һәм бала табуны стимуллаштыруга юнәлдерелгән региональ чаралар да бар. Мәсәлән, «авыл түләүләре».
Бу – авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга 1 тапкыр бирелә торган түләү. 25 яшькә кадәрге хатын-кыз беренче баласы тугач 50 мең сум ала, ә 29 яшькә кадәрге хатын-кыз өченче һәм аннан соңгы баласы туганда 100 мең сум ала. Әлеге ярдәм чаралары керемнәрне исәпкә алмыйча гына бирелә. Һәм бу ярдәм чарасының нәтиҗәсе яхшы.
«Бу чара беренче балаларның туу күрсәткечен 31-32 процент дәрәҗәсендә саклап калырга һәм өченче бала табу күрсәткечен күтәрергә мөмкинлек бирде. Мондый ярдәмне без 2018 елда керттек һәм бүген күп балалы гаиләләр санының 2 тапкыр артуын күрәбез. Күп балалы гаиләләрнең күбесе авылда яши. Бу – җитди нәтиҗә», – дип саный Эльмира Зарипова.
Керемнәре яшәү минимумы күләменнән түбән булган гаиләләр елына бер тапкыр 10 мең сум күләмендә даруларга сертификат ала (балага 3 яшь тулганчы). Шулай ук аз керемле гаиләләр бала туганда бала тудыру йортында балалар кирәк-яраклары комплектларын бүләк итеп алалар. Аз керемле гаиләләр өчен тагын бер мөһим ярдәм чарасы – ата-аналарның балалар бакчасы өчен түләүләрен компенсацияләү.
Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру өчен, 2000 елдан республикада «Ана даны» медале булдырылган, ул 5 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм лаеклы тәрбияләгән әниләргә бирелә. Аның белән 1,5 мең хатын-кыз бүләкләнгән. 2022 елда 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче гаиләләр өчен «Ата-ана батырлыгы» медале булдырылган.
2022 елдан бүләкне 13 гаилә алган. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 200 мең сум тәшкил итә.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Наталья Рыбакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев