Татарстанда атна ахырына җылытачак
Һава температурасы -7 градустан аскарак төшмәячәк
Татарстанда чәршәмбедән башлап һава торышы үзгәрә - температура бераз артачак. Термометр баганалары 7 градустан түбән төшмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә республика территориясендә кар явачак һәм талгын җил көтелә. Төнлә һава температурасы -11дән -6 градуска кадәр, көндез һава -7...-2 градуска кадәр җылыначак. 16 декабрьдә төнлә -7дән -2 градуска кадәр, көндез -5тән 0 градуска кадәр.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 17 һәм 18 декабрьдә Татарстанда салкыннар көтелә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев