Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда алдагы ял көннәрендә аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак

Татарстанда ял көннәрендә һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында әйтелә.

Республикада әбиләр чуагының дәвам итүенә Россиянең Европа территориясенең зур өлешендә урнашкан циклон ярдәм итә, дип искәртә синоптиклар.

Җомга, шимбә һәм якшәмбедә, 22, 23 һәм 24 сентябрьдә, антициклон температура фонының климатик нормадан 7-9 градуска артып китүен тәэмин итәчәк. Төбәктә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, бары тик 22 сентябрьгә каршы төндә генә урыны белән (Казанда түгел) бераз яңгыр явуы ихтимал.

22 һәм 23 сентябрьдә төнлә һава температурасы +7..+14, ә 24 сентябрьдә +5..+10 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә, «рекордлы күрсәткечләргә» якынаеп, +21..+27 градуска җитәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 25 сентябрьдә, явым-төшем ихтималы саклана. Көндез һава температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 26 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Шул ук вакытта, температура фоны (көндез +19..+24 градуска кадәр) бераз түбәнәячәк.

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев элегрәк Татарстанда әбиләр чуагы кайчанга кадәр дәвам итәчәге хакында сөйләгән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев