Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда «Ә безнең ишегалдында» бәйгесе игълан ителде

Татарстанда яшәүчеләр ишегалдын иң яхшы бизәгән өчен акчалата бүләк ота ала.

Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» агентлыгы кыш көне ишегалдын иң яхшы бизәү буенча «Ә безнең ишегалдында...» бәйгесен игълан итә.

Ничек катнашырга?

Конкурска гаризалар 17-21 январьда кабул ителә. Бәйгедә шәхси йортларда яшәүчеләр дә, күп фатирлы йортларда торучылар да катнаша ала.

Моның өчен фотога яки видеога төшерергә һәм үзегезнең ишегалдын Яңа елга бизәү турында зур булмаган аңлатма язарга кирәк.

Мәгълүматны «Конкурска» дигән билге белән info@tatar-inform.ru почтасына җибәрергә киңәш ителә. Шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәгездә #аунасводвореТИ хештегы белән фото яки видео урнаштырырга кирәк. Бәйгедә катнашу өчен кулланучының профиле ачык булырга тиеш.

Ничек тавыш бирергә?

2024 елның 23-29 январында «Татар-информ» сайты һәм Telegram-каналында иң үзенчәлекле итеп бизәлгән ишегалды өчен тавыш бирергә мөмкин.

Нәтиҗәләр 31 январда игълан ителә. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче була. Аларга акчалата бүләк тапшырыла.

Искәртеп узабыз, Татарстанда территорияләрне бизәү буенча конкурс республика Иҗтимагый палатасы химаясендә һәм «Татар-информ» агентлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев