Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 2025 елга балалар бакчасы өчен түләүнең максималь күләмен билгеле

Республика Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Баланы карау өчен түләү күләме мәктәпкәчә оешманың атнасына һәм көненә күпме сәгать эшләвенә, шулай ук юнәлешенә (гомуми белем бирү, катнаш, савыктыру юнәлешендә булырга мөмкин) бәйле.

Аерым алганда, баланы атнасына биш көн дәвамында бакчага йөртү бер һәм ике балалы гаиләләргә аена – 1013 сумнан 5032 сумга кадәр, өч һәм күбрәк балалы гаиләләргә аена – 507 сумнан 2516 сумга кадәр төшәчәк.

Баланы алты көн йөртү күпкә кыйммәтрәк: бер һәм ике балалы гаиләләргә аена –4395-6045 сум, өч һәм күбрәк балалы гаиләләргә аена – 2198-3023 сум түләргә кирәк булачак.

Ә инде савыктыру юнәлешендәге балалар бакчаларында түләү күләме баланың сәламәтлегенә бәйле. Махсус савыктыру чараларына мохтаҗ булган балалар, еш авыручы, начар сөйләшүче балалар – һәрбер шундый төркем өчен аерым бәя билгеләнә.

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев