Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Рәисенең юлламасы

Рөстәм Миңнеханов республика парламентының көзге сессиясендә Татарстан Дәүләт советына юлламасында мөһим мәсьәләләр күтәрде, 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.

Үзенең традицион юлламасында республика Рәисе хәзерге вазгыятьтә халыкны борчый торган мәсьәләләргә тукталды. Махсус хәрби операция шартларында, Татарстан Рәисенең ирешелгән уңышларга гына игътибарны юнәлтмичә, алда торган хәлиткеч мәсьәләләр турында сөйләве аңлашыла да. 
Иң элек, Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар һәм офицерларның Ватан кушкан үз бурычларын намус белән үтәүләрен, 9 татарстанлыга Россия Герое исеме бирелгәнен, күп кенә ир-егетләрнең орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүен әйтеп үтте. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Республика Рәисе махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән башлап, Татарстаннан ул зонага 4 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылганын да әйтте. Шулай ук, мобилизацияләнгән татарстанлыларның, аеруча, һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтелүен һәм бу эшнең алга таба да дәвам итәргә тиешлеген ассызыклады. Махсус хәрби операциягә киткәннәрнең эш урыннарын саклаган предприятиеләрнең җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

Икътисадта мөһим урын алып торган промышленность, машина төзелеше белән беррәттән, авыл хуҗалыгы тармагына да тукталды. Быел ресупбликаның иген кырларыннан 3,7 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган, бу халыкны азык-төлек белән тәэмин итәргә җитәчәк. Рәис, яңа технологияләр кулланып, яхшы уңыш алган хуҗалыкларны да санап үтте.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы проблемалар турында да сөйләде. Аерым алганда, республикада торак-коммуналь хуҗалыктагы инженерлык челтәрләренең 30 процентын кичекмәстән алмаштырырга кирәк.

Шулай ук, ул мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләргә, андагы уңышларга һәм хәл итәсе мәсьәләләргә дә тукталды. 
«Төрле өлкәләрдә күп бурычлар тора. Аларны бергәләп үтәрбез. Көчебез — күп милләтле халыкның бердәм булуында», — дип әйтте Татарстан Рәисе үзенең еллык юлламасы азагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев