Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан районнарында көчле давыллар булып узды

29 июль кичендә республикабызда көчле давыл купты. Татарстанның төрле районнарыннан укучылар хәбәр иткәнчә, вазгыять шактый куркыныч булган. Секундына 30 метр тизлектәге җил шактый бәла-каза китергән. Давыл чыккан районнарда халыкка өйләреннән чыкмаска киңәш ителгән.

Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүмате буенча, Идел буе төбәгендәге районнарның авыл һәм шәһәрләрендә – барлыгы 520 торак пунктында электр чыбыкларына зыян килгән, 41 йорт һәм  социаль әһәмияткә ия 7 объектның түбәсен җил очырган, 550 төп агач ауган. Марий Элдагы Яльчик күлендә урнашкан “Марий Чодра” милли паркында фаҗига 8 кешенең гомерен өзә: ял итүче татарстанлыларның палаткалары өстенә агачлар ава. Шулай ук, республикабызда да 14 яшьлек яшүсмер кыз Боровой Матюшинода агач аву нәтиҗәсендә хәлак була.

 Бозы, яңгыры бик алай яумады. Күк күкрәве, яшене бик көчле булды. Авылыбызның бер урамында электр приборларын, урамда урнашкан электр щитокларын яшен сукты. Агачлар авып, электр чыбыкларын өзде. Өйләрдә утлар сүнде. Газ торбалары бик нык селкенгәнлектән, аумасалар ярар иде дип курыктык.  Кешеләр өйләреннән чыкмагач, бәхеткә, зыян күрүчеләр булмады, – дип сөйләде Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

Бу давыл Зәй районының Кадер авыл җирлеген урап узган.

Шөкер, безне бу давыллар урап узды. Көн бик тыныч һәм матур булды. Яңалыкларны укыгач, чыннан да Татарстанда икәнме бу, дип аптырап калдым. Бик куркыныч һәм аяныч хәлләр бит, – диде Зәй районының Кадер авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Барсукова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев