Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан ил хуҗалыгында мөһим урын били

Россия территориясенең 0,4 процентын биләгән Татарстанга илебез авыл хуҗалыгында файдаланыла торган җирләрнең 2 проценты туры килә.

Татарстан республикабызда яшәүче халыкларны үзендә җитештерелә торган барлык төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә. Сөт җитештерү буенча Россия күләмендә беренче урында тора. Төбәктәге тулай продукт, промышленность җитештерүе, товар әйләнеше, төп капиталга инвестицияләр һәм башка күрсәткечләр буенча да ул илдә алдынгы урынны били. 

Россиядә эшләнә торган полиэтиленның — 30, синтетик каучукның — 43 проценты, һәр икенче йөк автомобиле шины Татарстанда җитештерелә. Россия нефтенең 7 проценты Татарстанда чыгарыла, шул нефтьнең 65 проценты республикабызның үзендә эшкәртелә.

Бездә эш көчендәге халыкның 40 проценттан артыгы кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Татарстанда компьютер, ноутбук һәм моноблоклар җыела. Саморлет һәм вертолетлар эшләп чыгарыла.

Болар хакында Татарстанның Премьер-министры урыбнбасары, республика промышленность һәм сәүдә министры Олег Коробченко Тукай районы сессиясендә сөйләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев