Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан башкаласында ипотекага бер бүлмәле квартир алу өчен беренче взнос 77 проценттан артты

Казанда 2024 елның декабрь ахырында, ипотекага сатып алу өчен, яңа йортларда бер бүлмәле квартир бәясенең 77,4 проценты күләмендә акча җыярга кирәк. Юкса банклар ипотека кредиты бирүдән баш тарта, дип хәбәр итә РБК-Недвижимость.

Торак төзелеше бердәм мәгълүмат системасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, декабрьнең соңгы көннәрендә базар программалары буенча уртача ипотека ставкасы 29 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, Казанда һәм аның әйләнә-тирәсендә уртача хезмәт хакы 67 мең сумга тигез.

Ипотека биргәндә банклар бурычка алучы аңа хезмәт күрсәтүгә даими керемнәренең яртысыннан күбрәген сарыф итмәячәгенә исәп тота. Шуңа күрә ТР башкаласында уртача хезмәт хакы алучыга 20 елга исәпләнгән хәзерге ставкалар гамәлдә булганда 2 миллион сум күләмендәге кредитны гына хуплаячаклар.

Әмма «Яндекс Недвижимость» мәгълүматларыннан күренгәнчә, Казанда яңа йортларда квартирлар шактый кыйммәт. Әйтик, декабрь ахырында 38,7 квадрат метрлы бер бүлмәле квартир 9,1 миллион сумга төшәчәк. Аны кредитка сатып алу өчен уртача хезмәт хакы алучы Казан кешесенә 7 миллион сумнан артык акча җыярга туры киләчәк.

Түбән Новгородта да вазгыять шуңа якын, анда яңа йорттагы 7,6 миллион сум торган бер бүлмәле квартир бәясенең 77 проценты күләмендә акча җыярга кирәк. Волгоградта хәлләр яхшырак, анда беренче взнос күләме 73,6 процент тәшкил итә, ә яңа йортлардагы бер бүлмәле квартир 5,8 миллион сумга тигез.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев