Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташлыяр һәйкәлле булды

Мамадыш районының Ташлыяр авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, тыныч тормышта арадан киткән фронтовиклар һәм Әфганстанда интернациональ бурыч үтәгәннәр истәлегенә һәйкәл ачылды.

Һәйкәл ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов, Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков, җирлек ветераннар советы председателе Александр Архипов, Ташлыяр егете, «әфганчы» Виктор Степанов, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. 

Олег Николаевич үзенең чыгышында авыл халкына тарихны онытмаулары һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсенә тиешенчә игътибар итүләре өчен рәхмәт әйтте. Үз чиратында, Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков батыр авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне онытмауларын, бу тирәдән үтеп йөргәндә, тукталуларын, аның тирә-ягында чүп үләннәре үстермәүләрен теләде. Тантанага Шәдче мәктәбеннән килгән V-XI класс укучылары (шул исәптән дүртесе — Ташлыярның үзеннән) җитәкчеләр чыгышын бирелеп тыңладылар, мөгаен, күңелләренә салып куйганнардыр…

Җиңүнең 79нчы язында ташлыярлыларны үз янына беренче мәртәбә җыйган һәйкәлне кадерләп тотарлар. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Васильевич әйтүенчә, бу һәйкәл Ташлыяр халкыннан 2023 елда җыелган үзара салым акчасына салынган. Батыр авылдашларының исем-фамилияләре язылган мәрмәр такталар быел әзерләнеп, беркетелгән. Анда Ташлыяр авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан 71 кешенең һәм, шулай ук, әфган сугышы аша үткән 2 якташларының исем-фамилиясе урын алган. 

Ташлыяр ир-егетләренең 38е яу кырында ятып калган. Ә калганнары җиңү яулап туган якларына кайтканнар һәм тыныч тормышта яшәп, бер-бер артлы, арадан китеп барганнар. Иң соңгы сугыш ветераны Василий Михеевич Егоров 2018 елда вафат булган... «Мин укыганда, Җиңү бәйрәменә мәктәпкә чакырылган сугыш ветераннары тезелеп утыралар иде. Инде берсе дә юк, — дип сөйләде Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. — Бөек Ватан сугышына безнең авыл советыннан 764 кеше киткән, шуның 382се сугыш кырында ятып калган. Бүгенге көндә Шәдче җирлегендәге тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары — 114. Ташлыяр авылыннан аларның йөри алганнары һәйкәл ачу тантанасына килде. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән, дүртенче елын инде тыл ветераннары белән берьюлы, сугыш чоры балаларына да бүләкләр өләшенә. Элегрәк, балачаклары сугыш елларына туры килгән түтиләрнең һәм дәдәйләрнең «без — сугыш чорында иң тилмереп яшәгән кешеләр» дип әйткәннәрен ишетү авыр була иде. Хәзер инде аларга, шатлана-шатлана, ел да Җиңү бәйрәме күчтәнәче илтәбез», — диде Валерий Шрыков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев