Ташкирмәндә Краснодардан кунаклар булган
Лаеш районының Ташкирмән авылы мәктәбенә Краснодардан укучылар һәм укытучылар килгән.
Краснодар туристларын Ташкирмән төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Көмеш» балалар фольклор ансамбле каршы алган. Кунаклар «Көмеш»тәге кызлар һәм малайларның матур итеп керәшенчә җырлауларына сокланганнар. Милли киемнәре тарихы белән дә кызыксынганнар. Бу уңайдан, алар музейдагы экспонатларны да зур игътибар белән карап, өйрәнеп йөргәннәр.
«Ансамбльгә йөрүчеләр, Краснодар кунакларын Ташкирмән авылы тарихы, керәшеннәрнең культурасы, сәнгате, һөнәрчелеге һәм көнкүреше белән таныштырдылар», – дип яза Ташкирмән мәктәбе.
Шунысын әйтергә кирәк, Ташкирмән авылы Лаеш районының «Бер юл – өч халык» дигән туристлык маршрутына да керә. Бирегә килгән туристларны, традиция буенча, «Көмеш» балалар фольклор ансамбле каршы ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев