Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Тәртип» радиосының баш редакторы «Туганайлар»ны яратып укый

«Туганайлар» редакция һәм «Тәртип» радиосы «Татмедиа» бинасында янәшә бүлмәләрдә урнашкан. Шуңа да, гәҗитебезнең табадан гына төшкән һәр яңа санын, беренчеләрдән булып күрәләр алар.

Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА, «Тәртип» радиосының баш редакторы:

— Безнең «Тәртип» радиосы тапшыруларын Казанда (93,1 FM ешлыгында) һәм Чалллыда (90,2) тыңлыйлар. Шулай ук, интернеттагы кушымта буенча бөтен районнарда, чит илләрдә дә тыңлаучылар күп.

«Туганайлар» гәҗитенең табадан гына төшкән һәр яңа санын, беренчеләрдән булып күрәбез. Чөнки без ут күршеләр — редакцияләребез «Татмедиа» бинасындагы янәшә бүлмәләрдә урнашкан. «Туганайлар»га килгән кунаклар — бездә, безгә килгәннәре аларда дигәндәй, чын күршеләрчә тату, дус яшибез.

«Туганайлар» керәшенчә беренче марафон оештыргач, анда катнашкан барлык кунаклар да безнең «Тәртип» радиосында экскурсиядә булдылар. Студиябез белән дә таныштылар. Бер республикада, бер дәүләттә шулай күрше хакын хаклап, якын итеп, бергә кайнап яшибез.

«Тәртип»нең танылган шәхесләргә багышланган атналыклары бар. Керәшен җырчылары, язучылары һәм шагыйрьләреннән, мәсәлән, Гәрәй Рәхимгә (Григорий Родионов), җырчылар Георгий Ибушев һәм Лена Бичаринага багышлап, аерым атналыклар уздырдык. Радио тыңлаучыларны атна дәвамында аларның иҗаты белән якыннанрак таныштырдык. Тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларны да җавапсыз калдырмадык. Әгәр дә бу олы шәхесләргә багышланган тапшыруларны кабат тыңлыйсыгыз килсә, телефоныгыз аша интернетка кереп, «Тәртип.татар» дип язуга, ул безнең сайтка тоташачак, ә анда бөтен тапшыруларның да архивы тупланып бара.

Киләчәктә дә бердәнбер керәшен гәҗите «Туганайлар»га рәхәтләнеп эшләү мөмкинлеге бирелсен. «Туганайлар» гомерле һәм язылучысы да, укучысы да күп булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев