Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тарихыбызны саннар сөйли

Керәшен халкы тарихына 2002 елның 5 октябрен мәңге җуелмас хәрефләр белән язып куярлык.

Шул көннән башлап «Туганайлар» газетасы чыгып килә. Газетабыз тарихына күз салыйк әле.

2002
2002 ел, 5 октябрь. Чаллы шәһәрендә «Туганайлар» газетасының беренче саны дөнья күрде. 7 октябрьдә С. Садыйкова исемендәге концертлар залында газетаның презентациясе узды. Баш редактор итеп Зинаида Антонова-Мөхлисова билгеләнде.

2003
Газетада үз республикабыз белән беррәттән, Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе өлкәсендәге карендәшләр тормышы яктыртыла башлады. «Минем Чаллым-2002» конкрусының «Ел ачышы» номинациясен җиңү китерде.

2004
Айга бер тапкыр, балалар өчен, «Алмаш» бите чыга башлады. «Минем Чаллым-2004» конкурсында «Иң яхшы бизәлеш өчен» номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Ә бүлек редакторы Петр Емельянов «Профессиягә тугрылык» номинациясендә җиңүче дип табылды.

2005
«Туганайлар» журналистларның республика күләмендәге «Бәллүр каләм-2005» конкрусында махсус дипломга ия булды.

2006
«Минем Чаллым-2006» конкурсына килгән 1125 язма арасыннан «Туганайлар»да басылган мәкаләләр иң уңышлысы дип табылып, «Тату туганлык — төп байлыгыбыз» номинациясендә җиңү китерде.

2007
Журналистларның республикакүләм «Бәллүр каләм-2007» конкурсында югары бүләккә — Бәллүр каләмгә лаек булдык. Газета «ТАТМЕДИА» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы дәүләт учереждениесе карамагына күчте.

2008
«ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте составына кертелеп, республика газетасы статусы алган «Туганайлар»га баш редактор итеп Людмила Белоусова билгеләнде. Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе якларындагы керәшеннәр, республика иҗтимагый керәшен оешмасы һәм районнардагы җирле керәшен җәмгыятьләре белән элемтәләр тагын да ныгыды.

2009
Газета елны 3000 данә тираж белән башлый. Һәр семьяда, кимендә, өч кеше дип исәпләсәк, бу 9000 керәшен «Туганайлар»ны укый, дигән сүз.

2010
Россия каталогына кертелеп, газетаны Мәскәү, Пенза, Оренбург, Самара, хәтта Хатны- Манси округында да яздыртып ала башлыйлар. Рус телендә айга бер тапкыр чыга торган «Этнографическая мозаика» битләре аша газета туган телен белмәүче карендәшләрне үзенә тартты. Керәшен атнакөн мәктәпләренә ярдәм йөзеннән, махсус битләр бирелә башлады.

2011
Интернетта «Туганайлар» газетасының сайты эшли башлады.

2012
Газетаның 10 еллык юбилее Татарстан Халыклар дуслыгы йортында зурлап билгеләп үтелде.

2013
«Этнографическая мозаика»битләрендә рус телендәге язмаларны үз эченә алган «История», «Общество», «Память», «Уступите дорогу!» рубрикаларына газета укучылар тарафыннан аеруча зур игътибар бирелде.

2014
«Туганайлар» газетасының Чаллыда корреспондентлык пункты гына калдырылып, редакция, рәсми рәвештә, Казанга күчерелде.

2015
Газетадагы «Белемнек» битенә өстәмә буларак, «Священникларыбыз» рубрикасы барлыкка килде.

2016
Апрель аеннан «Туганайлар» газетасының электрон версиясенә язылу мөмкинлеге тудырылды.

2017
«Туганайлар» газетасы үзенең 15 еллыгын зурлап билгеләп үтте.

 

Газетаның 15 еллыгында — Чаллы һәм Казан коллективлары Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров белән.

2018
«Туганайлар»ның баш редакторы итеп яшь журналист Юлия Губина билгеләнде.

2019
Газета «Многоликая Россия» журналистлар конкурсында икенче урынны алды. «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчелеге елның II кварталы нәтиҗәләре буенча редакция эшен уңай бәяләде.

«Туганайлар» сайтында «Геннадий Макаров», «Керәшен бизәге» «Керәшеннәр турында фән» блоглары ачылды.

2020
Газета ел дәвамында уртача 1300 тираж белән басылды. «Туганайлар», беренче тапкыр, киосклар аша да сатыла башлады.

2021
Газета Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы грантын отты. Грант кысаларында газетада 40лап керәшен авылы турында язылды.

«ТАТМЕДИА» массакүләм коммуникацияләр агентлыгының «Татарстан массакүләм матбугат чараларында этникара һәм конфессиональара мөнәсбәтләрне иң яхшы яктырткан өчен» конкурсында өченче урынны алды.

2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, социаль челтәрләрдә шәһәр филиаллары арасында иң күп аудитория җыйган өчен, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Рәхмәтенә лаек булды.

2022
20 еллыгын каршы алган «Туганайлар» быел махсус федераль грантлар отты: «Керәшен йолалары: элек һәм хәзер», «Хәзерге этнокультура көзгесендә керәшен яшьләре чагылышы».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев