Тарихның билгеле, тик әле ачылмаган битләре
XIX гасырның икенче яртысында һәм XX гасыр башында керәшен тормышындагы милли һәм дини күтәрелеш укымышлы интеллигенция катламын барлыкка китерә һәм бүгенге культурабызның төп нигезе булып тора
Күптән түгел Казанда керәшен графикасына – 160, мәгърифәтче Николай Ильминскийның тууына 200 ел тулуга багышлап, “Керәшеннәрнең язма традицияләре формалашуы” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе узды. Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы белән Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган бу зур чарада 20дән артык фәнни эш тәкъдим ителде. Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү галимнәре, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан карендәшләребез һәм туган якны өйрәнүчеләр керәшен тарихына кагылышлы җитди мәсьәләләрне өйрәнеп, саллы хезмәтләр әзерләгәннәр. Конференциядә, шулай ук, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Радик Исхаковның монографиясе дә тәкъдим ителде.
Мирасыбызны сакларга тырышабыз
Конференция делегатларын сәламләп ясаган чыгышында Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова әлеге чараның керәшеннәр өчен бик мөһим һәм әһәмиятле булуын билгеләп узды. “Чыннан да, быел ике матур дата бергә туры килде. Бүгенге көнгә кадәр без Николай Ильминский хезмәтләрен өйрәнәбез, галимне искә алабыз һәм аның эшен дәвам итәбез. Берничә ел элек Халыклар дуслыгы йортында “Жаҥа Законъ”ны (Новый Завет) туган телгә тәрҗемә итүгә 10 ел тулуны зур конференция белән билгеләп үткән идек. Бу – Ильминский мирасы буенча керәшен җәмәгатьчелеге, галимнәр һәм Библия җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылган иң зур проект булды. “Туганайлар” газетасы редакциясе дә бу традицияләрне саклауга үз өлешен кертә. Священникларыбыз Павел Чурашов белән Димитрий Сизов чиркәү-керәшен телендә бик күп дини китаплар нәшер итә”, – дип сөйләде Людмила Белоусова.
Ильминский – башлап җибәрүче
Николай Ильминскийның керәшеннәрнең язма традицияләрен булдыруга һәм үстерүгә керткән өлеше турында Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева сөйләде.
– ХІХ гасыр башында ук керәшеннәр өчен гарәп шрифты белән православ дини китаплар басыла башлый. Әмма гарәп графикасын белгән керәшеннәр бик аз була. Шуның өчен 1862 елда педагог-миссионер Н.И.Ильминский керәшеннәр өчен рус графикасы – кириллица нигезендә алфавит эшләүне башлап җибәрә. Рус алфавитыннан аермалы буларак, керәшеннәр өчен булдырылганында, кайбер сузык авазларны белдерү өчен, 4 яңа хәреф өстәлә. Хөкүмәтнең 1870 елгы карары белән, Ильминский алфавиты гамәлгә кертелүгә тәкъдим ителә. Керәшен графикасы 1874 елга әзерләнеп бетә.
Алфавит 11 тапкыр бастырыла; миссионер, земство һәм чиркәү-приход мәктәпләрендә белем алучы керәшеннәр өчен 1917 елга кадәр бердәнбер була. Бу чордан башлап Казанда, өлешчә, Оренбург, Тобольск шәһәрләрендә керәшеннәр өчен православ дини кенәгәләр шактый тиз темплар белән басыла башлый. Казан Император университетының типографиясе белән Үзәк типография (элек Б.Л.Домбровскийга караган) бу православие китапларын бастыру үзәге булып тора.
Октябрь революциясеннән соң керәшеннәр үзләре мөстәкыйль рәвештә нәшрият эшчәнлегенә керешәләр, мәктәпләр өчен дәреслекләр, иҗтимагый-сәяси һәм сәнгать әдәбияты нәшер итәләр. Ильминский алфавиты белән 160тан артык атама, шул исәптән, Изге Җазулар (Священные писания) һәм дини уку кенәгәләренең тәрҗемәләре, башлангыч класслар өчен көнкүреш, гигиена, авыл хуҗалыгы буенча китаплар, шигырь җыентыклары басыла. Шулай ук, бу графикада керәшен газеталары да нәшер ителә. 1918-1929 елларда хәтта Ленин, Сталин әсәрләренең тәрҗемәләре, коммунистик агитация һәм фәнни-популяр әдәбият, шигырьләр, пьесалардан торган 90нан артык исемдәге китаплар басыла.
Совет чорында Ильминский алфавиты башлангыч мәктәпләрдә һәм педагогика техникумында кулланылуын дәвам итә. Латин графикасы кертелгәч, Ильминский алфавиты кулланылыштан төшеп кала. Керәшеннәрнең бу алфавит белән яңадан кызыксынуы 90нчы елларда, керәшен хәрәкәте күтәрелеш кичергәч башлана, – дип чыгыш ясады Лилия Мөхәммәдиева.
Дини культураны – туган тел аша
Тарих фәннәре докторы Радик Исхаковның “Урта Идел буе халыкларының православ тәрҗемә әдәбияты һәм язма традицияләре формалашуы (XIX – XX гасыр башы)” (Православная переводная литература и формирование письменных традиций народов среднего поволжья (XIX – начало XX вв.) дигән монографиясенә саллы һәм кызыклы мәгълүмат тупланган. Китап былтыр Татарстанда билгеләп үтелгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әзерләнгән. Галим аның презентациясен Ильминский белән керәшен язуының юбилей елына күчергән.
Монография авторы, тарихчы Радик Исхаков сүзләренә караганда, Ильминскийның роле тулысы белән бәяләп бетерелмәгән. Әгәр Ильминскийның эшчәнлеге булмаса, православ булмаган халыклар Рус православие һәм гомумдөнья киңлекләренә XIX гасырның икенче яртысына караганда соңрак интеграцияләнә башлар иде. Ильминский тәжрибәсе Россиядә генә түгел, ә Африка һәм Азия илләрендә дә актив кулланылган.
– Ильминский православиене халык культурасы мохитенә кертү өчен аны этнизацияләү (этниклаштыру) идеясен әйтә. Бу системаның төп максаты – православиене туган тел аша өйрәтү һәм халыкка тарату. Моның өчен графика булдырыла, туган телдә китаплар бастырыла, келәүләр уздырыла, икетелле мәктәпләр ачыла. Шушы эшләр нәтиҗәсендә халыкларның көчле мәдәни һәм рухи үсеше башлана. Шулай ук, XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башында җәмәгатьчелек эше белән шөгыльләнгән интеллигенция барлыкка килә. Бу үсешнең чишмә башында православ миссионерлары, башлыча, Ильминский тора.
Бу китап Идел буе халыкларының (керәшеннәр, удмуртлар, мордвалар, марилар, чувашлар) язма традицияләре һәм әдәбияты формалашуга анализ рәвешендә язылган. Әмма керәшеннәрнең язуы формалашу темасы китапта төп урынны алган. Бу, беренче чиратта, Ильминский эшчәнлеге белән бәйле. Ул керәшеннәрне агарту эше белән шөгыльләнә. Ильминский төзегән язма графика, дини эчтәлектәге беренче китаплар, уку әсбаплары башка халыклар өчен үрнәк булып тора. Керәшен язуы үзе дә Урта Идел буеның башка халыклары – чувашлар, фин-угырлар өчен нигез булып тора. Бу – Урта Идел буе халыклары телләрендә тәрҗемә әдәбиятын үстерүгә ретроспектив анализ бирелә торган беренче басма, аның эчтәлегеннән чыгып, укучыда тәрҗемәчелек процессы һәм тәрҗемә әдәбиятының роле турында гомуми күзаллау барлыкка килә, – дип билгеләп узды Радик Исхаков.
Китапта революциягә кадәр керәшеннәр өчен чыгарылган басмалар каталогы да тәкъдим ителә. Анда Казан федераль университеты фондында сакланган 103 басма күрсәтелгән; күбесенең тышлык иллюстрациясе дә бирелгән.
Галим сүзләренә караганда, 1877-1914 елларда керәшеннәр өчен православ мәгърифәтчеләре тарафыннан 700 меңнән артык экземпляр китап бастырылган. Бу саннар буенча керәшеннәр бары чувашлардан гына калыша. Аларныкы – 900 мең тирәсе. Шулай да, җан башыннан санаганда, керәшеннәр өчен чыгарылган басмалар шактый күбрәк булган. Шуның өчен дә революциягә кадәр керәшеннәрнең укый һәм яза белгән грамоталы кешеләр катламы зур була.
Фото: С.Вәлиәхмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев