Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Танылган композитор Марс Макаровның кызы Иделия Марс «Татмедиа»да китабын тәкъдим итте

Бу көннәрдә, «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да карендәшебез, композитор, танылган җырлар авторы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның кызы Иделия Марсның «По ту сторону двери» китабының презентациясе узды.

Китап психологик триллер жанрында язылган, анда укучы төп герой Лили белән бергә серле һәм мавыктыргыч табышмаклар дөньясына чума.

«Китап тышлыгыннан ук карашны җәлеп итә, анда серле ишек сурәтләнгән. Анда мистика, драма һәм романтизм элементлары бар. Әсәр мин Калифорния университетында сценаристлыкка укыганда барлыкка килде. Персонажларны тасвирлау һәм эмоцияләрне бирүдә минем билгеле бер стилем бар», — дип сөйләде автор.

Язучы сүзләренә караганда, укучыны җәлеп итү һәм сюжет линиясендә киеренкелек булдыру өчен, ул аудиториянең игътибарын сакларга һәм эмоциональ реакция тудырырга ярдәм итүче төрле алымнар кулланган. Аларның кайберләре: һәр бүлектә яңа детальләр, конфликт һәм сюжет борылышлары өстәү.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев