Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Таңнар моңы, чишмә җыры – шигырьләрендә

Җыру әйтмәгән, күңелендәгесен тиз генә көйгә салып, әйтәсе кешесенә җиткермәгән керәшен юктыр. Зәй ягындагы Кабан Бастырык кызы Клавдия Максимова (Тихонова) матур шигырьләр яза, ә аның бертуган сеңлесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александра Абрамова үз тутасы җыруларын зур сәхнәләрдә башкара.

Озак еллар авылыбыз клубында җитәкче булган Клавдия Алексеевнаның үз сценарие буенча оештырган «Йөзек салу», «Май чабу», «Чүк», «Тройсын», «Питрау кайту», «Кич утырыек, туганый» кебек бәйрәмнәрне Кабан Бастырык халкы әле хәзер дә сагынып искә ала. «Клавдия түти оныгына өй саклау йоласы турында сөйли», «Клавдия түти бу юлы оныкларына йөзек салу йоласын күрсәтә» дигән исем астында узган кичәләр дә борынгыдан сакланып килгән йолаларны, гадәтләрне яңартуга бер мисал булып тора.

— Нинди генә бәйрәм үткәрсәм дә, әнием Ульяна Тихонова, авыл түтиләре Софья Батаева, Галина Фролова, Александра Батаева, Федора Тихонова, Евдокия Пасмурова, Татьяна Швенцова һәрчак ярдәмчеләрем булды. Һәр җыруның көен белеп башкаргач, бәйрәмнәр үзенчәлекле үтте. Үз чиратыбызда, оныкларга үзебез белгәннәрне өйрәтеп калдырырга тырышабыз, — дип сөйләде Клавдия. — Лаеклы ялга китапханәдән киттем. Ике ул үстердем: Алексей, Юрий. Ирина һәм Евгений исемле ике оныгым бар.

Клубта эшләгән Клавдия гел халык арасында булды. Безнең авыл кешеләре күмәкләп эшләде, бергә ял итте. Бәйрәм кичләрендә халык клуб янына түгәрәк уенга җыелды. Түгәрәккә, кеше күп булу сәбәпле, өчәр кат тезелеп басалар. Көндез эшләп арыганнар да онытыла. Җырудан кичке авыл яңгырап тора. Ә яшьләр белән клуб эче тула, бәйрәмнәр үзе бер могҗиза кебек. Көзге уңышны җыеп алгач, туган-тумача сугым ашына рәткә йөри. Ә туйларда җыру, уен-көлке, сый үз уңаена ике көн дәвам итсә дә, аручы да, исерүче дә булмый. Ә инде ул җырулар, кода ипие чыгаргандагы җыру әйтешүләр — арияң бер якта торсын!

Хәзер дә Клавдиябезнең буш вакыты юк, диярлек. Бу елларда ул 92 яшьлек әнисен һәм оныгы Женяны тәрбияли. Ә көзге, кышкы озын кичләрдә әнисе кырына утырып, икесе бергә борынгы керәшен көйләрен җырлыйлар. Ул үзе, җырлый-җырлый, чигүен дә чигә. Чиккән керәшен алъяпкычларын, мендәр тышларын, бистәрләрен, тастымал, тәре алъяпкычларын танышларына бүләк итә. Зират өенә дә матур итеп тәре алъяпкычы чигеп элгән ул.

— Сөенеп алалар бу бүләкне якыннарым, кемнедер куандыру күңелгә рәхәт, — ди Клавдия. — Шигырьләр дә язам, анысы күңел халәтенә бәйледер.

Шигырьләрен Клавдия Алексеевна әнисенә, балаларына, оныкларына, авылдашларына һәм туган җиргә багышлап, яшьлек хатирәләрен чагылдырып яза:

Кечкенәдән булдым мин хыялый

Йолдызларга карап уйландым.

Ефәк җилгә йөрәк серен ачтым,

Моңсу айга карап моңайдым.

Клавдия Максимова «Зәй офыклары» редакциясенең «Туган туфрагымнан көч алам» конкурсында 16 каләм тибрәтүче арасында җиңеп чыкты.

Клавдия үзенең оныкларын да иҗатка рухландыра. Аның оныклары да шигырьләр язалар, төрле ярышларда катнашалар. Түбән Биш урта мәктәбендә укучы оныгы — ике ел элек якты дөньядан киткән улы Юрийның кызы Ирина, шигырь язып, Казанда уздырылган конкурста беренче урынны алган.

Зәй шәһәрендәге лицейда белем алучы оныгы Женяның да диплом, сертификатлары бик күп. Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар ала ул. Язмалары Минзәлә, Алабуга шәһәрләрендә нәшер ителә торган журналларда, газеталарда басылып чыкты. Женя онлайн конференцияләрдә катнашып җиңүләр дә яулады.

Мин хәзер дә әле шул ук кеше —

Хыял диңгезендә йөзүче.

Чәчәкләрнең таҗларыннан алып,

Чыкларыннан мәрҗән үрүче, — дип күңел хисләрен шигъри юлларга салучы авылдашыбыз Клавдия Максимова киләчәктә дә безне шигырьләре шатландырсын.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.

Лаеш районының Усад авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев