Тәмтедә Казанский җыены узачак
21 июль көнне Теләче ягындагы Тәмте болынында, бу авыл керәшеннәренең көтеп алган зур бәйрәме – Казанский оештырыла. Әлеге бәйрәм елдан-ел үзенә күбрәк халыкны җыя.
Казанский җыены җәйнең соңгы бәйрәме дип санала. Бу җыен — Тәмтенең престол бәйрәме, ул Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә уздырыла. Халык аны Авыл көне буларак оештыра.
Гадәттәгечә, бәйрәм кичке җидедә, Тәмте авылы болынындагы мәйданда башланып китәчәк. Аның алыштыргысыз алып баручысы — Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов. Аны авыл халкы бик көтеп ала. Нинди көнгә туры килсә дә, ул кайтып, бәйрәмне баштан ахырга кадәр алып бара.
Казанскийда мәйдан, артистлар чыгыш ясый торган сәхнә, дискотека үткәрелә торган яшьләр мәйданчыгы да бар. Һәр елны тирә-яктагы авылларның кешеләрен үзенә җыя торган бу җыен, быел да истә калырлык итеп оештырылачак. Кунакларны җырлы-биюле, уен-көлкеле зур тамаша көтә.
"Казанскийны без һәр ел бик зарыгып көтеп алабыз, безнең йөзек кашыбыз ул! Традицияләрне бозмыйча, бәйрәмебез 21 июль көнне уза. Монда керәшеннәр генә түгел, төрле милләт вәкилләре җыела һәм без моңа бик шатбыз", — дип сөйләде чыгышы белән Тәмте авылыннан булган Мария Степанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев