Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмтедә “Казанский” җыены булды

21 июль көнне Теләче районының Тәмте авылында «Казанский» җыены үтте.

Бу хакта безгә Республика иҗтимагый керәшен оешмасының  Теләче районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Петр Чернов сөйләде:

“Хөрмәтле кунаклар арасыннан Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, отец Алексей Павлов, Татарстан республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе члены, Казан шәһәре керәшеннәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова бәйрәм белән котладылар. «Казанский»ның төп оештыручысы – Николай Иванов үзенең сүзендә бәйрәм котлауларына кушылды. Район башлыгы исеменнән авыл тормышында актив булган карендәшләребез: Алексей Григорьев, Михаил Афанасьев, Александр Афанасьев, Сергей Афанасьев, Нина Капитонова, Петр Павлов, Петр Яковлев, Марсель Хитматов һәм гаилә елы уңаеннан Евдокия һәм Петр Макаровларга бүләкләр дә тапшырылды.

Тамашаны күңелле итеп Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов һәм актив егетләребезнең берсе – "Керәшен борычы" Евгений Максимов алып барды.

Казанскийда мәйдан, артистлар чыгыш ясый торган сәхнә, дискотека үткәрелә торган яшьләр мәйданчыгы бар иде. Сәүдә рәтләре эшләде.

Бәйрәм мәйданда булган түгәрәк уеннан башланып китте. Биредә шулай ук төрле халык уеннары оештырылды, чиста көрәш 4 категориядә барды, көрәшчеләргә төп бүләк 3 тәкә бар иде һәм башка бүләкләр.

Сәхнәдә көтеп алынган фольклор ансамбльләр, артистлар, үзешчән җырчылар катнашында концерт күрсәтелде.  "Айбагыр" (Казан); "Беләзек" (Теләче районы, Колбагыш авылы); "Нардуган" (Теләче районы, Субаш авылы); "Чулпы" (Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы); "Нардуган" (Саба районы, Кырбаш авылы); "Асыл тәңкәләр" (Питрәч районы,  Кәвәл авылы); керәшен халык фольклор ансамбле , “Чулпы” (Балык Бистәсе районы), "Павловлар гаилә ансамбле " (Теләче районы, Субаш авылы) катнашты. Артистлар-җырчылардан  Александр Игнатьев, Елена Григорьева, Снежана Абрамова, Нурзада, Римма Никитина, Гелүс Хабибрахманов, Игорь Дмитриев, Амелия Феофанова, Иван Пугачев, Дмитрий Баранов чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.  Бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән Тәмте авылы халкына, кунакларга, район администрациясенә, эшмәкәрләргә, Республика иҗтимагый керәшен оешмасына, рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм тәмамлангач,  коеп яңгыр яуды. Чын бәйрәм булды”, – диде ул.

 


Питрәч районың Кәвәл авылыннан Зоя Шипшова болай язды:

“Инде ике елга якын беркая да читкә чыкканыбыз юк иде кызлар белән. Аллага шөкер, быел Казанский җыенына барып, җырлап кайттык. Бик матур оештырылган иде бәйрәм, барлык районнардан ансамбльләр килгән, халык та күп җыелды. Җырчылар да күп булды, иң ошаганнары абыйлы-энеле Пугачевлар булды. Казанский сәхнәсендә "Асыл тәңкә" фольклор ансамбле кызлары өчен сәхнә кечерәк булса да, күңел иркен булгач, сыйдык”.

Елена Григорьевнаның бәйрәмдә бар кеше дә күңел биреп тыңлаган,  Казанский турындагы шигырен дә язып үтәргә кирәк:
Бүген бездә Казанский,
Тәмтедә зур тамаша!
Бәйрәм төсе урамнарда,
Нурдан күзләр камаша! 

 Казанский- безнең җыен!
Бәйрәм сые һәр өйдә!..
Зурлап көткән кунакларның
Урыннары иң түрдә!

 Өй борынча таба исе,
Йөз ачык дус-туганга!
Бердәм булып кайта халык,
Туган җанлы булганга!

*     *     *     *
  Һәр җортның үз кушаматы-
Әсүк, Монах, Куяннар!
Син дә "исемсез" калмассың,
Хәзер, чәпәп куярлар!

 Гөрөй, Карпун, Пилип, Пугач,
Үгәпейләр, Учыплар;
Гөркә, Антун, Прукуп, Айгыр,
Бүре, Җәгүр, Ычтуклар!..

 Әмәк, Апуч, Мишән, Ычтап,
Шәүкә, Әпчи, Мәкәшләр...
Берүк, бутап дәшә күрмә-
Берсе, тотып, "тәпәчләр"!..

 Лариваннар, Барлан, Микит,,
Биткенәләр, Тукраннар;
Ялгыш кына, алмаштырсаң,
Шәпләп, тотып тукмарлар!

*    *    *    *

 Шаярам мин, ышанмагыз-
Бездә халык бик әйбәт:
Җор күңелле, тәмле телле-
Юк бездә сугыш, гайбәт!..

 Кушаматы белән дәшү,
Керәшеннең асылы:
(Кая куеп бетерәсең
"Кердем-чыктым" акылны?!.)

 Шулай тиеш!.. Булмаган да,
Кушаматсыз керәшен!
"Алмыйм!"-дисәң дә ябыша
"Тешеңне(а)лып керәсе!"

*   *   *   *
 Уен-көлке, җыр-моң белән
Үрелә  бәйрәмебез:
Гаеп-кыек тапмый гына,
Әйдә, бер  әйләнегез!
 
 Безнең зурлап чакырганны
Кабул итмәс кайсыгыз?!.
Бергә, бердәм бәйрәм итик,
Барыгыз да кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев