Тәме татлы, хезмәте катлаулы
Яхшы табыш бирә торган кызыклы шөгыльләрнең берсе – бал кортлары үрчетү.
Бүгенге көндә Татарстанда 11 меңнән артык умартачылык исәпләнә. Бал җитештерү күләме елдан-ел арта. Узган ел 5,5 мең тоннадан артык товар балы җитештерелгән.
Умартачылык — нәселдән
Бал кортлары тормышы, аның эше белән кызыксынучылар бик күп. Ләкин шул ук вакытта бу хезмәтнең авырлыгын, аның нәтиҗәсе умартачының тырышлыгыннан һәм белеменнән генә тормаганлыгын һәркем яхшы аңлый.
Умартачылык, гомер-гомергә, нәселдән килә торган шөгыль саналган. Ата-бабадан килгән эшне буыннан-буынга тапшыручы нәселләр хәзер дә шактый.
Зәй районының Кабан-Бастырык авылыннан Димитриевлар да шундыйлардан. Ренат, малай чагыннан ук, үз якларында бал кортлары үрчетү буенча дан тоткан әтисе янында кайнашып, күп нәрсәгә өйрәнеп үсә. Хатыны Гөлбахар Үзбәкстанда туган, 90нчы елларда, әнисенең туган авылы Дүртмунчага күчеп кайтканнар. Ире белән бергә Кабан-Бастырык мәктәбендә укыганда танышканнар. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр — ике уллары, бер кызлары бар.
Тормыш рәвеше
«Умартачылык белән шөгыльләнүнең үз нечкәлекләре бар. Төрле кыенлыклар да очрый: һава шартлары, төрле чирләр, кеше хаталары. Өч көн бал кортларына карата игътибарны киметеп торсаң, барлык умарта ны югалтырга мөмкин. Ләкин барлык кыенлыклар умартачылыкның файдалы продуктлары белән компенсацияләнә: бал, перга, прополис, аналык сөте һәм башкалар. Умартачы бал кортларын асрау серләренә гомер буе өйрәнә торгандыр, чөнки бер елны туры килгән эш икенче елга ярамаска мөмкин. Шулай да киләсе ел аласы табыш өчен быелдан ук хәстәрен күрергә кирәк. Эш җәй белән генә дә чикләнми, мәшәкате кышын да җитәрлек. Эше күп дип зарланып әйтүем түгел, бар күңелемне биреп, яратып эшлим. Кеше бер мәртәбә генә умартачылык белән шөгыльләнеп караса да, аның белән «авырый» башлый. Чүнниккә көнгә бер чыгып кермәсәм күңелем тыныч булмый.Элек әти-әниләрнең чүнникләре урманда булган. Хәзер безнең урамыбыз урманга әйләнеп бара дисәк тә ялгыш булмас, су буйларын агач басты, урман бик якын безгә.
Тугандай якын күршеләр
Чүннигебез — йортыбызга каршы якта, күршебез Александр Батаевларның бәрәңге бакчасында. Аларның үзләренең умарталары да шунда. Барлык эшләрне бергәләшеп эшлибез, барлыгы сиксән баш умарта. Батаевлар үзләре Чаллыда яшиләр, кышын атнага бер кайталар, җәйләрен монда үткәрәләр. Умартачыларга хөкүмәт тарафыннан бирелгән таләпләрне үтәргә тырышабыз. Биеклеге ике метрлы койма корып куйдык. Мондый эшләрдә Саша үзе башлап йөри. Калган күршеләребез зарланмый. Кызганыч, барлык умартачыларны да борчый торган проблема бар: игенчеләр корткычларны юк итү өчен чәчүлек территорияләрендә агу химикатлары куллана, шуның аркасында бал җыючы кортлар үлә. Әлегә безнең хәлгә керәләр, якын килеп сипмәскә тырышалар», — дип сөйләде Ренат Иванов.
Батаевлар белән Димитриевлар бертуганнардай матур яши. Балаларын да умартачылык һөнәренә өйрәтәләр.
«Әле ярый, күршеләребез әйбәт, бар эшебез дә бергә безнең. Табигатьтә эшләү үзе бер рәхәт. Кояш, яшеллек, җил, чәчәкләр һәм бик күп бөҗәкләр. Якты, матур умарталыкны күреп, күз шатлана. Әз генә буш вакытым булдымы, үземнең полосалы гүзәлләрем янына ашкынам. Сәгатьләр буе бал кортлары, үз күзәтүләрем турында сөйли алам. Умартачылык белән шөгыльләнгәндә барлык проблемалар һәм авырлыклар онытыла. Бал аерту процессы кортлар бал белән тутырып куйган кәрәзле рамнарны умарта савытларыннан алудан башлана. Аннары әлеге кәрәзле рамнар медогонкага урнаштыру өчен чистартыла. Бал әзер була һәм савытларга агызыла», — дип сөйләде умартачы Александр Геннадьевич.
Тырышлык кирәк
Сүзгә Гөлбахар да кушылды:
«Безнекеләр кәрәзләрне каплап бетергәч кенә, бал аерталар. Шулай итмәсәң, бал әчи, өлгермәгән була, диләр. Өлгергән бал — куе, иртәрәк суыртылганы сыек була. Быел бер генә тапкыр, унбишенче августларда аертырбыз, дип торабыз. Башка елларда июльнең егермеләрендә — бер, август урталарында икенче тапкыр аерта идек. Яңгыр булмау сәбәпле, чәчәкләр баллы булмады. Бал әз булыр, үзләренә ашарга җитәрлек булсын инде. Умартачы тынгысыз була инде ул. Тик, тырышлык белән генә балны күбәйтеп булмый. Һава торышы әйбәт, дөньялар имин булсын. Балны сатып йөргәнебез юк, сораган кеше өйдән килеп ала. Узган ел өч литрын 1500 сумнан саттык. Быел ничек булыр», — диде ул.
Тәҗрибәле умартачылар бал сатып алуның кайбер серләре белән дә уртаклаштылар.
«Таныш кешеләрдән генә алырга. Яхшы бал тамакны яндырып төшә. Куе бал яхшы. Кашык белән алып караганда, чын бал тиз генә өзелми, сузыла. Һәр төр балның үз үзенчәлеге: сукыр кычыткан балы тынычландыра, юкәнеке тәме белән аерыла. Ниндие булса да, искиткеч файдалы», — дип киңәшләрен җиткерделәр.
Казанда ярминкәләргә дә бал сатучылар килә. Кукмара умартачысы:
«Карасы карабодай балы, ачык төстәгесе — юкәнеке. Юкә белән чәчәк балы кушылган да булырга мөмкин», — дип аңлатты.
Бал бәяләре монда 1200-1500 сум тирәсе. Кәрәзнең килограммы 500 сумнан башлана, перганың 100 граммы — 250 сум.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умартачыларга ярдәм итү җаен да тапты: терлекчеләр, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләргә хәзер умартачылар да кушылды, алар да «Агростартап» программасында катнаша ала.
Бер умарта оясында, якынча, 5 килограмм бал корты яши икән. Бу ун мең бал корты дигән сүз. Кыш айларында бал кортлары умарта савытларында саклана. Җәйгә чыккач аларның гомере кыска, бер бал корты бары тик 30-40 көн генә яши. Бал кортлары балы белән сөендерсә, умартачы һөнәре сабыр булырга, тереклеккә хөрмәт белән карарга өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев