Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Талант иясе, олы тәҗрибәгә ия сәхнә остасы Елена Григорьевадан мәзәк хәлләр

Елена Михайловна 2009 елның февраленнән керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамблендә артист булып эшли. Аны белмәгән, танымаган кеше сирәктер. “Туганайлар” газетасын укучыларны бу юлы карендәшебезнең тагын бер талантлы ягы – мәзәкләр язуы белән таныштырабыз.

Кәефләрегезне күтәреп, көлдерим әле сезләрне. Минем янда гомерем буе я этлек, я кызык йөри!

Әй, шушы гомернең кыскалыгы, ниндидер вак-төякләргә вакытның җитмәве!... Иртән ни ашаганыңны кичкә онытасың, кичәгесе бөтенләй былтыр булган вакыйга кебек тоела.
Социаль челтәр битләрендә бик күп кеше үзенең нормальный фотосын, ниндидер программалар ярдәмендә, әллә нинди кыяфәтләрдә ясап, “бу мин” дип күрсәтә башлады. Шул ясалма сурәтләр белән социаль челтәрләр тулды. Минем уем берсен дә яманлауда түгел, һәркемнең үз эше, үз фотолары-теләсә нәрсә эшләсеннәр! Шундый фотоларның берсе астында мондый сорау язылганны күреп алдым: Кайда ул кеше? Курчакмы ул, яисә, манекенмы?!.
Кыскасы, мин шул курчак-манекен сүзен күрдем дә, кылт итеп кичә үзем белән булган бер кызык исемә килеп төште ...
Без яшәгән урыннан ерак кына түгел бер кечкенә генә базар бар: кечкенә булса да, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек, чүпрәк-чапрак, шуның ише вак-төяк табарга була; җимеш, чикләвекне шунда гына сатып алам, кеше кими торган " минем стильдә генә тегелгән күлмәкләрне сату точкасы да шунда; кыскасы, булгалыйм мин анда...
Хатын-кыз хатын-кыз буламы инде, әгәр дә базарга килеп, чүпрәк-чапрак сата торган җирләргә кереп, киеп карап, сатып алып чыкмаса?!.Мин дә “кирәге чыгар әле” дип “төянеп” бер точкадан чыгып барганда каршы яктагы точканың бер манекенына күзем төште (аларның ул манекеннары гел шулай, кеше үтеп йөри торган коридорда тезелеп тора), шундый матур, “со вкусом” ир-ат киемнәренә киендереп куйганнар. Кәртинкә, прәме… Минем бит әле ирем дә бар! Аны да әбижәйт итмәскә кирәк дим... Куртка, чалбар, шапка!. Иң ошаганы матур свитеры булды. Вәт, дим, минекенә точно килешә бу! Шунда ук янына барып, свитерын капшый да башладым...
“Женщина, вы что?!” – димәсенме манекеным. Әгәр дә җир ярылса, шунда ук төшеп китәргә риза идем.

“Манекен” дигәч, тагын бер күптән булган хәл искә төште, анысын да сөйлим әле. Минем әни гомере буе колхозда, авылда-сарык фермасында эшләде, бу язмам әнием сөйләгәннәрдән истә калган бер кызык.
Ел буе тырышып эшләгәннәре, “фидакарь хезмәтләре өчен”, ферма эшчеләрен, елга бер мәртәбә, Казан күрергә алып барып кайталар, берәр нинди театр, музей, зоопарк күрсәтәләр. Ел әйләнәсенә бер мәртәбә шәһәргә килеп, ЦУМ га, “Детский мир”га кермичә, аннан бөтен гаиләсенә кирәк-ярак, кием-салым җыеп кайтмаган хатын-кыз бармы икән ул?!. Юктыр! (Ир-ат ул яктан бәхетле- алар шәһәргә кереп җитүгә иң беренче очраган азык-төлек кибете янында автобусны туктаталар да, үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп чыгалар- көне буе шуннан рәхәтлек алып, "Казанга барып кайттык әле!" дип, сөенеп йөриләр! Маладислар! Гаепләмим – һәр батырга ял кирәк.
Темадан читкә китмим - сүземне дәвам итәм:
Ниһаять, чират ЦУМга җитә! Һәркемнең үз планы, башында – эзләп, табып, сатып аласы список. Белмим, ул заманда сәүдә үзәкләрендә манекеннарның яңа гына пәйда булган, куела башлаган вакыты булдымы икән, безнең авыл түтиләрен шаккатырган иң кызык әйбер шул булган! “Аһ” иткәннәр-ушлары киткән. Киендереп, бастырып куйган барлык Манекенны тикшереп, “ничек шулай кешегә охшатып ясап була икән моны?” – дия-дия, күңелләре булганчы йөргәннәр ЦУМ буйлап. Шуннан, кием-салым, чәйник-кәстрүлләр алынып беткәч, барысы бергә тәмнүшкәләр рәтенә киткәннәр. Карасалар, монда да манекен бастырып куйганнар. “Карале, малай, зур кибет булгач, үз закуннарыдыр инде, бөтен җирдә шундый курчак булырга тиештер” – диешүчеләре дә булган, ә бер түти гаҗәпләнү, шаккатуы шулкадәр көчле булгандыр: “карагыз әле, монысы гел чын кешегә охшаган” – дип, барып манекенның чәчен, битен сыпырган да, бер уңайдан күзенә дә китереп төрткән. (Төртеп карыйсы гына килгәндерме инде шунда, үзем шунда булмагач, анык кына әйтә алмыйм). Ничек Манекен күзен йомып өлгергән. Пырхылдап көлептә җибәргән!Әле ярый, мин теге “манекенның” күзенә төртеп, калган җирләрен сыпырып карамаганмын. Ярый әле, күзем башта матур свитерына төшкән”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев