Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Максимова: «Март аен керәшен марафоны өчен көтеп алган идем»

1-21 март көннәрендә “Туганайлар” газетасы ВКонтакте социаль челтәрендә II керәшен марафоны үткәрелгән иде.

Керәшенчә марафонда катнашкан карендәшебез – Питрәч районының Көек авылында яшәүче Светлана Максимова марафон турындагы фикерләрен җиткерде:

— Мин бу марафонда икенче тапкыр катнаштым. Өйдә 2-3 кенә ярарлык китабым бар, нәрсә укырмын, дип тотынган идем. Шактый байлык таптым полкаларымнан. Күптәннән үз вакытын көтеп яткан китапларга да чират җитте. Марафонда яңа авторлар белән дә таныштым, кызыклы вакыйгалар турында да укыдым, үзем өчен яңа әсәрләр дә таптым. Оештыручыларга зур рәхмәт! Март аен керәшен марафоны өчен көтеп алган идем. Марафонны Клара Булатованың «И Ходаем, сакла яманнан!» шигыре белән тәмамладым. Олы Ураза вакытында бу сүзләр аеруча актуаль, миңа калса. Күңелләребез көр, уйларыбыз чиста, теләкләребез якты булсын. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, карендәшләр!

Агым суларына кереп телим,
Яңгыр асларында йөреп телим,
И Ходаем, сакла яманнан.
Аң-зиһенне миңа үзең бирдең,
Иман рухын миңа үзең өрдең,
Мәхрүм итмә берүк алардан.

Усал уйдан сакла миләремне,
Тәмсез сүздән сакла телләремне,
Мәрхәмәтсез итмә җанымны.
Игелекле ит кылган гамәлемне,
Сау-сихәт ит тәнем-бәдәнемне,
Пакь-чиста ит тирә-ягымны.

Рәнҗемәсен миңа җирдә беркем,
Разый булсын балаларым, ирем,
Бәхиллек бир ата-анамнан.
Агым суларына кереп телим,
Яңгыр асларында йөреп телим,
И Ходаем, сакла яманнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев