Светлана Иванова: “Максатыбыз йолаларны саклап калу”
Марий Эл республикасының Дружино авылы мәдәният йорты карамагындагы “Тулган ай” ансамбле 2006 елда оештырыла.
Башта бу ансамбльдә барлыгы 6 кыз гына була. Авыл, район мәдәният йортында чыгышлар ясыйлар. Ә хәзерге вакытта коллективта 15 кеше, республика күләмендәге конкурсларда, бәйрәмнәрдә катнашалар. Баштарак “Тулган ай” вокаль ансамбль исемен йөртсә, соңрак фольклор ансамбле булып китә. Коллективта балалар да, олылар да бар.
“Күбрәк керәшен йолаларын күрсәтергә, җыруларын җырларга тырышабыз. Керәшен биюләрен дә оста гына башкарабыз. Сәхнә костюмнарын да тектердек, төрле уен коралларында – курайда, гөсләдә, кубызда уйныйбыз. Кашыклар белән уйнау да ошый. Питрау бәйрәме оештыру буенча махсус проект төзедек.
Качману бәйрәмен элек үзебезнең авылда булганча, йоласына туры китереп, күрсәтәбез. Республика, төбәкара конкурсларда катнашып та, район күләмендә дә җиңүләр яулыйбыз”, – дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Светлана Иванова.
“Тулган ай” күп кенә мактау грамоталары, дипломнарга да лаек булган. “Бәрмәнчек” ансамбленең җырларын үз репертуарларына алырга тырышалар. Җырларны интернеттан та эзләп табалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев