Шүрнәкнең үрнәк гаиләләрен котладылар
Алабуганың Шүрнәк авылында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм иткәннәр.
Авылларда әледән-әле гаилә елы уңаеннан чаралар узып тора. Шулай ук гаилә көнен билгеләп үтүчеләр дә юк түгел.
“Бу көнне гаилә тормышын башлап җибәрүләре түгәрәк даталарга туры килүчеләрне, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү булды. Бер-бер артлы матур, матур гаилә парлары бәйрәм сәхнәсенә күтәрелделәр. Алар гаилә, гаилә кыйммәтләре, бер-берсе турында кайгырту, үзара аңлашу, ярдәм, иминлек, тугрылык һәм мәхәббәт кебек төшенчәләр турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар гаилә тормышы тарихлары, серләре, йола-гадәтләре белән уртаклаштылар. Сәхнәдән киткәнче, һәр гаилә нинди дә булса иҗади биремне үтәде. Кичәдә Лилия Чайникова башкаруында җырулар яңгырады. Гаилә кичәсе җылы, дус атмосферада узды һәм барлык катнашучыларга бәйрәм кәефе, уңай эмоцияләр бүләк итте.
Игелек һәм тынычлык теләкләре белән барлык гаилә парлары җирлек башлыгыннан истәлекле бүләкләр алдылар”,– дип хәбәр иттеләр Шүрнәк мәдәният йортыннан.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев