Сугышка кадәрге чорда әтиле тормыш
Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.
Әтиебез Иван Петрович Тимофеевның 1907 елгы икәнен беләм, аен-көнен хәтерләмим. Чөнки элекке елларда, хәзерге шикелле, туган көннәрне билгеләп үтү гадәте булмады. Үзенең кайсы айда түгел, кайсы елда туганын төгәл белмәүче кешеләр дә күп иде. Шуңа күрә әтинең дә, әнинең дә туган көннәре миңа билгеле түгел.
Әтиебез уртача буйлы, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле, төскә-биткә дә ярыйсы гына чибәр кеше иде. Уен-көлке, юмор ярата, шул ук вакытта кызурак канлы да. Кайбер вакытларда кемне дә булса бик әйбәтләп орышып та ташлый. Ләкин эчкерсез, бер вакыта да берәүгә дә ачу сакламый, ачуын тиз бетерә. Зур белеме булмаса да, тирәнтен фикер йөртә, төпле итеп уйлау сәләтенә ия. Шуның нәтиҗәсендә, үзенең озын булмаган гомерендә (45 яшь) колхозның җитәкче тармакларында эшләде. Аның кладовщик, бригадир, агротехник, ревкомиссия председателе, колхоз председатле булып эшләгән еллары хәтеремдә бик ачык саклана. Берничә мәртәбә авыл советы депутаты булып та сайланды.
Әтинең кайбер кул эшенә осталыгын да искә алып китим. Ул балта эше, итеккә олтан салу, җир сөрү, ат белән җир тырмалауга һәм кул белән урак урырга да оста булды. Чабата үрүнең дә чын остасы иде. Әти җырларга ярата, аның тавышы көр булып, мәҗлесләрдә тальян гармунга кушылып җырлады. Ә бабай — әтинең атасы — үз гомерендә җыр белмәде, ләкин шулай да, бераз салып алгач кына көйли торган бер җыруы бар иде:
Кара киям, кара киям,
Кайгылы көннәремдә.
Уйлап йөрим көннәремдә,
Йокламыйм төннәрендә.
Бабай үзе җыр белмәсә дә, тыңларга ярата иде. Туганнар җыелышып берәр мәҗлестә утырганда, бераз йотып та алгач, бабай әтигә карап: «Әйдә, улым, бер сызып җырлап җибәр әле», — ди торган иде.
Билгеле, әти ялындырып тормый, кычкырып җырлап җибәрә, мәҗлескә ямь өстәлә.
Инде язарга тотынганмын икән, дөреслекне дә яшереп калдырырга ярамас дип уйлыйм. Шунлыктан әтинең бер «гөнаһлы» ягын да ачып салмыйча булмый...
Мин белә башлаган сугышка кадәрге чорларда да ирләр бераз аракы эчү белән шөгыльләнәләр иде. Бөтенесе дә түгел билгеле, беразы гына. Дөресен әйтергә кирәк, безнең әти дә бераз салгалады.
Сугышка кадәр безнең авылда аракы сата торган кибет бар иде, аны «кабак» дип йөрттеләр. Ул агачтан эшләнгән кечерәк кенә йортта урнашкан. Анда бары аракы гына сатыла һәм буш шешәләр кабул ителә. Ул вакытта аракы шешәсе кәгазьдән эшләнгән һәм сургучлап, башына штамп сугылган була иде. Шешәне ачкан чакта, башындагы сургучны уч төбе белән уалар да, шешәне уң кулга тотып, сул кулның уч төбенә шешә төбе белән сугалар һәм бөке атылып чыга. Бу аракы сата торган кабакта бераз аксак Иван (Иван Краснов) эшләде. Иван дәдәй аракыны Мамадыштан ат белән барып алып кайта һәм сата иде, бер уңайдан җыелган шешәләрне дә төяп алып китә. Ул кабак 1937 елларга кадәр эшләде, аннан соң, ни сәбәптәндер, бетерелде.
Элекке заманнарда аракыны, хәзерге кебек, я подвалда, я сарай артында качып эчү гадәте юк иде. Өйләнеп тормыш кормаган яшь егетләрнең аракы, тәмәке белән мавыгуларын бөтенләй хәтерләмим.
Сугышка кадәрге чорда, әйтик, ирләр әзрәк кәефләнеп алырга уйласалар, өч-дүрт дус бергә җыелалар да, бер ярты алып, кайсының да булса өенә кереп җырлашып эчәләр. Билгеле инде, бу бер ярты гына җитми, аннан соң өй хуҗасының я хатынын, я малаен тагын кабакка җибәрәләр. Шулай итеп, тагын бер шешә кайта. Ул заманнарда кабак һәрвакыт ачык, ачык булмаса, кабакчының өендә аракы була. Хет көндез, хет төнлә булсын — кабакчы килгән кешене буш җибәрми.
Мин алдарак әтинең гөнаһлы ягы турында сүз кузгаткан идем бит. Әтинең мин гөнаһлы дип атаган ягы шул: ул эчеп исереп кайтса, өйдә дулый, күлмәген изүеннән ертып төшерә, өстәлдәге савыт-сабаны идәнгә ыргыта, аннан соң өстәл тактасы ды оча. Без, олы тутам Маша белән, куркып елаша башлыйбыз. Ул безгә тиюен тими, кесәсендә булган акчасын да безгә биреп бетерә (иртәгәсен кире сорап ала), ә без шулай да куркабыз. Кайвакытларда аны әни тынычландыра алмаса, безнең беребезне бабайны алып килергә җибәрә.
Бабай килсә, әтине тиз тынычландыра: я каеш белән, я сыек чыбык белән әйбәтләп «пешерә». Ә иртәгәсен әти акылга килә килүен, кичәге хәлләрне белми дә...
Әгәр дә әти эштән вакытында кайтмаса, беләбез инде, димәк, ул исереп кайтачак. Көтеп-көтеп тә кайтмаса, көзге караңгы төннәрдә, әни белән аны эзләргә чыгып китәбез. Ул заманнарда урамнар кап-караңгы, электр уты түгел, лампа яндыррыга керосин да исәптә. Без әтине тиз эзләп табабыз, чөнки алар җырлап эчәләр. Без урам яктан, тәрәзә төбеннән тыңлыйбыз да, кереп, әтине алып кайтып китәбез. Билгеле, бу эчүләр көн саен кабатланмый, рәттән 2-3 көн дәвам итә дә басылып тора.
Монда язылганнар барысы да сугышка кадәрге чорга, ягъни 1936-1940 елларга туры килә. Ул елларның күпчелек өлешен әти я кладовщик я бригадир эшендә үткәрде. Безнең тормыш ул елларда ашау-эчү һәм башка яклардан да яхшы булды.
Әтинең менә шушылай эчеп холыксызланган вакытлары әле хәзер дә күңелемдә ачык саклана. Димәк, бу хәлләр безнең сабый йөрәкләребезгә һәм психикабызга йогынты ясамый калмагандыр. Ирләрнең эчүчелек белән шөгыльләнүе хатын-кыз өчен әйтеп бетергесез җәфа бит ул. Әниемә дә исерек ирне көйләү өчен нинди зур сабырлык кирәк булгандыр. Йөрәгенең нинди авыр кичерешләргә түзгәнен үзе генә белгәндер.
Минем язганнарны укучы дөрес аңласын, әтиемне гел начарлыкта гына гаепләргә җынмыйм. Аның һич онытылмаслык яхшы яклары күп булды. Ә бераз салгалавына килсәк, бу дөньяда кем генә эчмәде соң?! Сугышка кадәрге чорда әтинең бит әле яшь чагы: 25-32 яшьлек чагы. Ә гомеренең яшьлек елларында кем генә әзрәк ялгышып алмас икән?.. Адәм баласы яшькә олыгая бара-бара гына, аны тормыш үз тәртә арасына кертә башлый, аның уйлау сәләте дә, тормышка карашы да башкачарак була...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев