Сугышка кадәрге авыл...
Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.
Өй сылау
Элекке елларда хәзерге белән чагыштырганда кышлар бик салкын була торган иде. Шуңа күрә көзен көннәр салкынайта башлаганчы ук, кешеләр өйләрен җылыту ягын карыйлар.
Беренче эш итеп, өйләре тузганрак семьялар өйнең тышкы ягындагы һәрбер бүрәнә арасын балчык белән сыйлыйлар. Моның өчен сыер тизәге белән кызыл балчыкны катнаштырып измә хәзерлиләр, сылаганнан соң ак балчык сыекчасы белән буяп куялар. Абзар-кураларның ярыклары да шушы тәртиптә сылана. Аннан соң өй әйләнәсенә — урам яктан һәм ишегалды ягыннан — тәрәзә астына кадәр коры иске саламнардан я икмәк чистартканда ындырда калган башак кибәкләреннән нигез салына. Нигез салу өчен башта нигез буйлап берничә казык кагыла, шул казыкларга терәп эчке ягыннан иске такталар куясың (бу ишелеп таралмасын өчен кирәк). Аннары шул арага тыгызлап, кибәк-саламнарны тутырасың. Өйнең арткы ягына балчыктан нигез салына.
Тәрәзәләрнең өске өлгесен генә калдырып, тышкы яктан такталар кагып, ике арасына кибәк тутырыла. Шулай эшләгәннән соң, өй бераз караңгыланып калса да, тәрәзәләрдән салкын керми.
Өй ишеген тышкы яктан мунчала юкәсеннән ясалган чыпта белән тышлап куялар.
Салкын көннәрдә пичкә иртә-кич ягыла. Тәрәзә пыялалары эчке яктан бармак калынлыгы боз белән каплана. Без, бала-чагалар, тәрәзә бозын бармак очы белән эретеп «күз» ясап, шуннан урамны күзәтеп ятабыз. Урамга чыгарга салкын, юньле кием-салым да юк.
Бала-чага һәм бәрәннәр — өйдә
Бозау, сарык бәрәннәре дә өйдә тотыла. Пич аралагын бүлеп, алар өчен урын ясала. Сыерның бозаулар вакыты җитәр алдыннан, аны өйгә кертү өчен хәзерлек алып барыла. Өялдына керә торган баскыч биек булу сәбәпле, анда тиресләрдән һәм кардан тау өясең, шунан менеп сыер өялды аша өйгә керә ала. Мин белә башлаган елларда безнең ак башлы кызыл төстәге сыер бар иде. Берничә баш сарык, бераз тавыклар һәм казлар бар, дуңгыз тотканыбызны хәтерләмим. Сыер һәрбер хуҗалыкта диярлек бар, ә Козгыннар белән сатучы Иваннарның сыер асраганнарын белмим. Бәлки сыер асрый алмаган башка хуҗалыклар да булгандыр, аларын мин төгәл хәтерләмим.
Сыерның бозаулар вакыты якыная башлагач, төнлә ике-өч мәртәбә фонарь белән чыгып, сыерны карап керергә туры килә. Чөнки бозау белән берәр хәл булуы, яки сыерның чүбен ашавы мөмкин. Шуңа күрә ул көннәрдә бик сак булырга кирәк.
Бозау имезгәндә сыер өйгә кертелә
Сыер бозаулаганнан соң, бозавын бераз ялагач, берәр иске җәймәгә төреп, күтәреп өйгә алып керәләр, сыер да өйгә кертелә. Идәнгә, сыер алдына печән салып, ул шуны ашый, бозавын ялый. Аннан соң бозавын имезеп, калган угыз сөтен савып алалар. Сыерны өйгә керткән чакта, сидеге һәм тизәге белән идәнне пычратмасын өчен, кем дә булса иске чиләк тотып тора. Бозау имеп туйгач, калган сөтне савып алалар һәм сыерны абзарга чыгаралар, бозау өйдә кала.
Бозауны имүдән аерганчы — бер ай, ай ярым бу шулай дәвам итә: сыер иртән һәм кич өйгә кертелә.
Сыер төсләү
Бозаулаганының икенче көнендә сыерны төслиләр. Бу — борынгыдан ук килә торган йола. Аны үтәмичә ярамый, чөнки тәртибе шундый. Йоланы үтәү өчен иске чабата һәм «сула» гөмбәсе (агач гөмбәсе) алына.
Иске чабатага кипкән коры агач гөмбәсе салалар. Бу «сула» гөмбәсе һәрбер йортта була, аны җәйдән үк әзерләп куялар. Шул гөмбә янына кипкән бөтнек салына һәм шырпы кабызып, гөмбәгә ут төртәләр. Иске чабата эсендәге гөмбә белән бөтнек пыскып яна башлый. Үзенә күрә тәмле исел төтен чыга.
Шуннан соң, төтене чыгып торган чабатаны кулга тотып, сыерны да, бозауны да төтәсләп (төтен аларга барырлык итеп) әйләнеп чыгалар.
Сыерны төсләү өйдә эшләнә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев