Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугышта катнашкан авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерделәр

Узган ел башында уртабагражлылар авылны тагын да төзекләндерү өчен берничә күмәк эш планлаштырганнар иде. Шул эшләренең берсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан обелискны яңадан төзү булды

Сугышта катнашкан авылдашларының исемнәрен мәңгеләштереп, мрамор такталарга яздырып, мемориал төзеп куйдылар.

Икенче уйлаган эшләре заманча балалар мәйданчыгы булдыру иде. Андый мәйданчык кайсыбер шәһәр йортлары ишегалларында да юктыр әле, ә биредә ул заманча, матур итеп ясалды. Балаларга уйнарга бер дигән мәйданчык төзелде.

Тагын бер зур башкарган эшләре - авылдан олы юлга чыга торган борылышта часовник кую. Часовниксыз керәшен авыллары юктыр. Часовник ул - керәшеннәрнең яшәү образы, авылның атрибуты, дисәм дә, ялгышмам. Уртабагражлылар да часовниксыз яшәмиләр, алар авыл тирәли берничә куелган. Һәр часовникнең үзенә генә хас иконасы бар. Әлеге яңа куелан часовник та үзенчәлекле. Куелган урыны да авылдан чыгучы юл чатында, мәгънәле. Юлчыларга изге, хәерле юл сорарга уңайлы урын. Үлеләрне соңгы юлга озатканда иман укып, саубуллашу урыны ул. Андый часовник авылның зиратка чыга торган очында бар иде инде. Зиратка бара торган юл басу аша узганга, төрле һава шартларында бераз кыенлыклар туа. Хәзер уртабагражлылар зиратка асфальт юлдан йөриләр. Шуңа күрә борылышта часовник булдырырга уйлаштылар. Тирә-ягы тәртипкә китерелеп, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган мемориал белән бер-берсен тулыландырып, авылга ямь биреп утыра ул.

Авыл халкы әлеге зур эшләрне үз көчләре белән башкардылар, чыгымнарын да күмәкләшеп күтәрделәр. Изге эшләрдән берәү дә читтә калмый, читтә яшәүчеләр дә акчалата ярдәм күрсәтәләр.

Бу эшләр соңгысы түгел, планлаштырган эшләре бар әле уртабагражлыларның.

Михаил Тукранов, "Зәй офыклары"

Фотолар Михаил Тукранов архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев