Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш еллары истәлекләре (дәвамы)

Сәйдәш маршы! Нинди хозур, күптәннән таныш, колакка ятышлы, ике сүздән генә торган, сүзсез музыка атамасы! «Сәйдәш маршы» - әнкәй, әткәй кебек кадерле сүзләр булып, бала чактан ук безнең рухи җаныбызга сеңеп калган, күрәсең. Нигә шулай?! Нәрсәдә хикмәт?!. Сәйдәш көйләрендә нинди тылсымлы сер ята соң?

Сәйдәш маршы

...Сугыштан соңгы кайгы Тулы авыр еллар. Ниндидер могҗиза белән сугыштан исән кайткан Чурабатыр башлангыч мәктәп укытучысы Карл Алексеевич, башка йортларның берсендә дә булмаган "Урал" радиоалгычын, бигрәк тә олы бәйрәм көннәрендә, ачык тәрәзә төбенә урнаштырып, Казаннан яңа хәбәрләр, татарча концертлар тыңларга мөмкинлек бирә иде (рәхмәт аңа, авыр туфрагы җиңел булсын!).

...Гомеремдә онытмыйм, шулай бер көнне, 9 нчы май - Җиңү көне бәйрәмендә тәрәз тирәсенә җыелышкан халык белән тәэсирләнеп, Сәйдәш маршын тыңладык. Урамдагы әтәчләргә чаклы, кикрикләрен күтәреп, безнең тыңлаганны күзәтеп торалар кебек тоелды миңа шул чагында. Музыка тынгач, минем янда гына басып торган "Кулсыз Җәгүр" дәдәй (аның кушаматы шулай иде), музыка тәэсирендә яшьләнгән күзләрен ак болытларга төбәп: "Күп кырылсак та, барыбер без җиңдек!" - диде дә, башын югары күтәреп, горур атлап үзенең йортына таба юнәлде. Шул мизгелдә мин Сәйдәш көйләренең кешенең рухи халәтен никадәр үзгәртү сәләтенә ия булуын сизгән кебек булдым...

Инде легендар маршның кайчан һәм ничек язылу тарихына күчик. Вафат булганчыга кадәр Мәскәүдә яшәгән, милләте белән татар, үз заманында Төркестанда татар бригадасы белән командовать иткән, Укчылар полкының командиры генерал Якуп Чанышев, 1929 елны, инде ул вакытта ук киң танылып өлгергән яшь композитор Салих Сәйдәшевка, Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышлап марш язарга тәкъдим ясый. Табигате белән тыйнак Салих: - Булдыра алырмынмы Якуп абый, бигрәк җаваплы эш бит,- ди. Әмма берничә проба ясаганнан соң, маршның беренче төп көй темасын җиңел табуы - Сәйдәшнең илһамы күтәрелеп китүенә сәбәп булгандыр, күрәсең. Маршның калган тагын ике көй темасын да ул кыска вакыт эчендә тәмамлый. Марш тематикасы буенча традицион формада - өч кисәктән төзелгән булып чыга. Яңа гына табадан төшкән Совет армиясе маршының тәүге башкарылуы - элеккеге Камал театры бинасында 1929 елның 23 февралендә була.

Климентий Ворошилов яңа татар маршын тыңлап хәйран кала һәм Сәйдәшкә үзенең кул сәгатен бүләк итә.

Марс МАКАРОВ, Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев