Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш еллары истәлекләре (башы)

Калай тун Сугыш еллары - бала чаклар Зәй районы Түбән Биш авылының Җәмәй урамында үтте. Иң хәтердә калганнарның берсе, үзләре каядыр ташлап чыккан иске генә Миннәйләр өе. Күрәсең, без анда озак яшәгәнбез, имгәнеп, авырып ятуларымның да күп өлеше шунда үтте.

Калай тун

Бу өй бик иске, түбәсе череп беткән салам. Җәйләрен яңгыр шыбырдап үтә. Бернинди каралты дигән нәрсә юк. Бакчасына бәрәңгене хуҗалары утырта. Шушы өйдә яшәгәндә әни кәҗәләр асрады (өйалдында тота иде). Ике кәҗә, бәрәннәре - биш-алты башка җитәр иде. Көзен бәрәннәрен суеп, әз-мәз ит шулпасы да эләгә. Ә тиреләреннән әни дәдәйгә тун тегеп кигертте. Тун, аңа кечерәеп калгач, миңа булды. Миңа Инде аның тун дип әйтерлек җире түгел, исеме генә калган иде. Йоны коелып беткән, кибеп җыерылып каткан, алдан ике итәге канатлар кебек ачылып - җәелеп тора. Киеп йөргәндә кыштыр-кыштыр килеп, калай тавышлары чыга. Шуңа анны иптәшләрем көлеп, "калай тун" дип йөртәләр иде.

Беренче класста укып йөрибез. Кышның бер салкын көне. Дәрестә өс киемнәре белән утырабыз. Аякта чабата. Әни, киндер сугып, безгә күлмәк, ыштаннар тегеп кигезде. Аны кызылга мана, күрәсең, башка төстәге буяулар булмаган. Ыштан дигәне тездән түбәнрәк булыр иде...

Менә дәрес барганда ак халатлы апалар килеп керде. Авырулар тикшереп йөриләр икән. Берсе укытучы урынына утырып, чираттан безне чакырып чыгара да, чишендереп тикшерә. Миңа да чират җитте. Чыгып каршысына бастым. Тунның төймәсен ычкындырып ике якка ачып җибәргән идем, апабызның күзләре шар булды. Алдында шәрә тән. Күлмәк тә юк, майканы күргән дә юк инде. Врач (бәлки фельдшердыр, сугыш вакыты бит) башын чайкап торды да, урыныма кире утыртты.

Меркурий МИТРОФАНОВ, Сарман

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев