Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш чоры авырлыклары онытылмый

Зәй районындагы Кабан Бастырык авылының хезмәт ветераны, III, II һәм I дәрәҗә Ана даны медальләренә ия Александра Дмитриева бүгенге мул тормышка шатланып яши.

Җир йөзендә искиткеч кешеләрнең яши. Ачык йөзле, саф күңелле һәм гадилеге белән алар үзләренә тартып тора. Безнең Зәй районының Кабан Бастырык авылында да андый кешеләр җитәрлек. Шундыйларның берсе — Александра Николаевна Дмитриева. 

Дөньяның ачысын-төчесен күп күргән сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Александра түти мөлаемлыгын югалтмаган. Александра түтинең әтисе — үзебезнең Кабан Бастырык авылыннан Николай Яковлевич Иванов (1907 елгы), әнисе — Югары Баграж авылыннан Анна Филипповна (1908 елгы). Алар дүрт балага гомер биргәннәр, ләкин шуларның берсе — 1937 елда туган Татьяна әле кечкенә чакта, сугыш вакытында дөнья куйган. Исән калганнары өчәү: Александр (1933 елгы), Александра (1935 елгы), Алексей (1940 елгы). 

Александра түти үзенең язымшы, тормыш юллары турында сөйли. Ә мин, ул сөйләгәннәргә уйларым белән ияреп, Александра түти буынының шул чорын күз алдыма китереп, тыңлап утырам…

«Мин 1935 елның 21 сентябрендә дөньяга килгәнмен. Кабан Бастырык авылында туып, гомер буе шушы, үзебезнең авылда яшәдем. Тормышта ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыш вакытын, сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә. Сугыш башланганда мин әле кечкенә, нибары биш яшьтә генә идем. Авылыбыздагы мәктәптә башта мин ике ел — 1нче һәм 2нче классларда гына укый алдым. Беренче укытучым — Ольга түти Александровна», — дип сөйли башлады ул. 

Укуын дәвам итәр иде дә, сугыш вакыты бит... Мәктәпкә бару өчен өстенә кияргә киеме булмый аның. 1939 елны әтисе Николайны ике елга вербовать (яллап) итеп, Хабаровскидагы төзелешкә җибәрәләр. Ул туган авылына, гаиләсе, балалары янына әйләнеп кайта алмый, сугышның беренче көннәреннән үк, Хабаровскидан фронтка китә. Николай Иванов 7нче гвардия армиясе составында, 52нче гвардия укчы дивизиясенең 155нче гвардия укчы полкында сугыша. 1943 елның 5 июлендә, Белгород өлкәсенең Прохоровка посёлогы янында барган канкойгыч сугышта, 36 яшьлек гвардия лейтенанты Николай Иванов батырларча һәлак була. 

Әтиләре Хабаровскига эшкә киткәндә Александрга — алты, Александрага — дүрт, Татьянага ике яшь була, ә төпчекләре Алексей, әтисе киткәч, 1940 елны туа. Шуңа күрә алар әтиләрен бик начар хәтерлиләр. Тормыш алып бару, балалар үстерү — барысы да әниләре җилкәсенә төшә. Кечкенәдән көне-төне эштә булган әнисенең ничек тырышуын күреп үсә Александра, аңа һәрьяклап булышырга тырыша. Ашарга ашамлык, кияргә киемнәре булмый аларның. Аякларына чабата киеп, язгы пычракта көздән калган черек бәрәңге җыярга йөргәннәр. Ә иртәгесен мәктәпкә бара алмый, чөнки аякларына кияргә юк. 

«Ул чабаталар аякны кыра, кичкә кадәр безнең аякларыбыз канап бетә. Яраларны бәйләп, аякларны чистартучы, безне кызганучы булмады, — дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. — Җәй көне синең әбиең Начтук түти белән әни юкә кисеп алып кайталар. Яфракларын — себеркегә, кәүсәсенең кабыгыннан кап сугалар. Башт аәле балта белән кабыгын аералар, аннан соң суда тоталар. Чыпта сугалар иде, чабата ясыйлар. Чыпта — ишек тышларга, ишек җылытырга ярап тора. Ул вакытта бакчада тәмәке үстердек. Аны кисеп бәйләп киптерәбез, илибез. Айбагыр да утырта идек. Башта симәнкәләре туйгач кисеп алабыз, кагабыз, мич төбендә киптерәбез, җилпучка салып чүбен, тузанын очырабыз, җилләтәбез. Чәршәмбе көнне иртүк, Таң Чулпанын күрүгә, синең әбиең Начтук түти белән әнием Нөркәй базарына чабата, тәмәке, айбагыр сатарга чыгып китәләр. 

Дәдәй белән тал чыбыгыннан озынча кәрҗиннәр дә үрдек. Аны да әни чәршәмбе көнне Нөркәй базарына, кич атна көнне Түбән Биш базарына алып барып сатты. Кирпеч тә суктык. Эшләмәгән эш калмагандыр.

Ул вакытларда сабын юк, селте белән юа идек. Пичтә янган көлне кайнар су салып болгатып тондырабыз, тоныгын салып, шуның белән кер уабыз. Су буена төшеп басмага, кышын карга һәм бозга салып, бәләкләп юабыз. Аннан соң, читәнгә элеп киптерәбез. Аякка аякчу урыйлар. Аның кышкысының аркавына сарык йоны аталар. Җәй көне чабата белән кияр өчен, мамыкны җерләп, ак һәм саргылтым чөлкә (оекбаш) бәйлибез. Уракта да чабата эченнән чөлкә кидек. Ул чакларда урманда чикләвек бик күп булганы истә калган. Әнинең «Мәкчем хатыны Марҗа белән „Чтапый үзәнендә“ урак урганда зур кәшәнкәле чикләвек җыйдык. Капчык тулды, ничек алып кайтырбыз, дип кайгырыштык», дип сөйләгәне хәтердә. Ул вакытта Курмил дәдәй кунних иде. Аннан ат сорап, ат арбасына төяп алып кайтканнар. Ул чикләвекне чистартып киптердек. Иван дәдәй Теләнче Тамак базарына барып, 100 стакан чикләвеккә алыштырып бер ана куян алып кайтты. Шул куянны үрчеттек. Яз көне Олы көнгә һәм көзгелектә, бәрәңге алгач, кәкре пычакны үткенләп, стенаны, ишек яңакларын, түшәмне кырып юа, бүрәнә араларындагы җекне таш катыгы белән бизи идек. Таудан ак таш алып төшеп мунча миченә саласың, ул кып-кызыл була. Аны җәмки белән алып, җылымса суга саласың, үзе изелеп бетә, сүрелгәч, ташларын чүпләп аласың һәм мич агарту өчен таш катыгы әзер була. 

Без бәләкәй чагында, сугыш вакытында, әнием кунних та булды. Болын печәнен чабып, арба белән тартып җыялар. Картлар сәнәкләр белән эскерт куялар. Әниемнең колхозга тартыр өчен бодайны чыбылдыкка төяп, Никкүчтем авылына тегермәнгә барганнары хәзер дә күз алдында тора. Ул чакларда киндер, җитен басулары бар иде. Җитен чәчәк аткандә, басу бик матур була. Җитен һәм киндер мае да бик тәмле тоелды. Киндерсабагын җерләп, нәфис җебеннән — күлмәк-ыштан, ә тупасрак җиреннән чыбылдык суктылар. Җитен җебеннән ашъяулык, чаршау, түшәк җәймәләре дә суктык без. Ул вакытта беркемгә дә тик тору юк иде. Аякка баскан балалар бодай, солы, тары җирен утарга чыга. Кайчагында ындыр артында арыш башагын җыеп, кылычын утта өтеп ашый идек.

Сугыш вакытындагы ачлыктан язын агуланган бөртек ашап үлүчеләр күп булды. Бигрәк тә узган ел көздән калган карабодай ашап. Мин үзем дә чак кына исән калдым. Кабып карагач, тәме баллы кебек тоелды. Ашыйм дигәндә генә, Александр дәдәй: «Үләсең бит!», — дип, калак белән табагымны алдымнан тартып алды.

Без, балалар, дуңгыз, каз, бозау көтүенә чыктык. Көтүгә чыкканда, үзебез ясаган кәрҗиннәр, үзебез үргән җәтмәләр белән балык та тота идек. Безнең суда этләй, кабыклай, кызылканат, чабак балыклары күп булды. Көтүдән кайткач, аларны табага салып, тоз белән кыздыра идек. Ул тәмле булып кибә, кылчыгы булмый.

Әнием үзебезнең авылдагы торфлыкта да эшләде. Төш вакыты җиткәндә, су буйлап тукран башын ашый-ашый, иптәш кызым белән алар янына чүлмәк тотып йөгерә идек. Алар су эчендә махсус көрәкләр белән торф кистеләр. Кискән торфны өскә ыргыталар. Аннан соң, кул арбаларына җыеп салып, бераз тартып алып баралар да, зур кәрҗиннәргә салып, иңбашларына күтәрәләр һәм эчкәрәк кертеп, кибәр өчен челтәрләп өяләр. Әнием иртә таңнан чыгып китеп, төнлә генә бик арып кайта иде. Дәдәм белән мин олырак балалар булгач, өйдәге барлык эш — кош-корт карау, бакча сулау, утау, Татьяна белән Алексейны карау безнең өстә булды. Төш вакытында әниләр янына килгәч, безгә дә бераз ипи, ә кайчагында итле шулпа да эләгә иде. Чүлмәккә салып, үзебез белән дә шулпа алып кайта идек. Аңа кычытканнар салып, сеңелем белән энемә пешереп ашатабыз. Шулай булса да, сеңелем авырып үлеп китте. Эш шартлары бик авыр булса да, әнием түзде, безне ачлыктан саклап калу өчен тырышты. Торф чыгару сугыш вакытында безнең авыл кешеләрен ачлыктан коткарып калды.

18 яшькә кадәр бер тиен дә акча бирмәделәр бөтенләй бушка эшләдек. Кышлар бигрәк карлы-буранлы була, шуңа да кырда калган саламны китерер өчен, бил тиңентен яуган карны казырга кирәк туры килде. Яз көне авыр агач чәнешкә тартып, Чаллының элеватор тавына кадәр — турыга Зичәбаш авылы урманын чыгып, Борды авылы аша 35 чакрым ара үтеп, чәчүлек орлыгына — симәнәгә бара идек. Чаллыдан үлчәп җибәрәләр, кайткач та үлчәп алалар. Басуда орлыкларны, муенга тубал киеп, җиргә кул белән чәчәләр. Көз көне уңыш бер гектарга җидешәр центнер чыга. Симәнә тутыру, ындыр табагында икмәк суктыру, урак уру, көлтә бәйләү, силос салу, чөгендер алу — гадәтләнгән эш... Ул вакытларда су тегермәне бар иде. Буага чыбык, балчык ташып бура бураганны, арык куйганны бик хәтерлим. Тегермәнне шунда тарттык. 

Мин су ташучы да булып эшләдем. Ике кисәк сай арба, тимер мичкә иде. Басу сөрергә чыккан тракторларның радиаторына салу өчен су кирәк. Иртәдән кичкә кадәр басуда була идем. Ул вакыттагы тракторларның кабиналары юк иде. Яз, җәй, көз көннәрендә көне буе эшлиләр, ә кыш буе Урта Баграждагы МТСта ремонтлыйлар. Аннан соң, яз көне тагын кайталар. Дәдәм Александр армиягә киткәнче трактор бригадиры булып эшләде. Ул өч ел армиядә булды. 

Укуымны бары тик үсеп клубка чыга башлагач, кичке мәктәптә дәвам иттем. Башта яшьләр белән клубка чыга быз, аннан соң, бергәләп класска кереп утырып дәрес тыңлыйбыз. Арысак та, яшь чакта, барыбер, күңелле иде…

Авыл советында өй борынча чират белән телефон янында дежур торыла иде. Авыл зур булгач, төнлә, ял көннәрендә икешәр кеше тордык. Телефоннан җиткерелгән хәбәрне берәр кешенең өенә барып әйтергә кирәк булса, ике дежурның берсе авыл советында кала.

1954-1955 елларда плугарь булып эшләдем. Ул елларда эшләгәнгә колхоздан — 2 центнер икмәк, ә МТСтан 40 сум акча бирделәр. «Коммунар» комбайннарны трактор тартып йөртә. Трактор белән комбайн барасы җирне алдан хатын-кызлар чабып ачып куялар. Иван Батаев, Никандр Князев — комбайнчылар, ә тракторчы Пусташит егете иде. Кыш көне ашлык сугалар. Көлтәне бөтен килеш молотилкага салалар. Әбелеки Микулае, Иван Малофеев, Таш Елгадан Степан Митрофанов молотилкада ашлык суктыручылар булдылар. Ә Симун дәдәй Дмитриев —каравылда. 

Дуңгыз караучы да булып эшләдем. Бервакыт бер дуңгызым күренми башлады. Эзләп тапсам, дуңгызым камыш эченә оя ясап балалаган. Алты баласы бар. Мин күргәндә, балаларын имезеп ята иде. Ипләп кенә килеп, балаларын юбка итәгемә җыеп салдым да, киттем. Мин атлыйм, арттан дуңгыз бара, шулай, бер-бер артлы, фермага кайтып җиттек. Ферма мөдире Михаил дәдәй Долгов һәм башка кешеләр күреп шаккаттылар. Ул дуңгыз балалары әйбәт кенә үсте. Шул елны миңа Микайла дәдәй: «Менә сиңа, апай, дуңгызларны әйбәт карадың», — дип бер дуңгыз баласы бирде. Әйбәт кенә үсте ул. Шул елны дуңгыз фермасын Зичәбаш авылына күчерделәр. Аннан соң, Федора Тихонова белән сарык бәрәннәре карадык. Фермада Михаил Пасмуров, Пётр Корнилов белән бергә эшләдек. Кар тота идек, саламны ат арбасына төяргә әзерләп эскерт көри идек. Ирем Иван гомер буе сарык, сыер көтүе көтте. Фёдор Алексеев белән бик тату дус булып, бергә эшләделәр. 37 ел тату яшәдек, тик тигез картаерга гына насыйп булмады, авырды һәм бик иртә, 58 яшендә бу дөньяны ташлап китте. Җиде бала табып үстердек. Дүрт кыз, өч малай. Аллага шөкер, балаларыбыз таза, сәламәт булып үстеләр. Барысы да үз гаиләләрен булдырып, матур тормыш алып баралар. Киленнәрем, кияүләрем дә тәртипле, акыллы булдылар. Кода-кодагыйларыбыз да тәртипле тормыш алып баручылар. Өч кызым — Вера, Мария, Анна, үзебезнең Кабан Бастырык егетләренә кияүгә чыктылар, матур гына гомер итәләр. Олы кызым Вераның гына ире фаҗигале төстә бик иртә үлде. Ә кызым Людмила, улларым Олег, Ринат күрше үзләренә ярны Дүрт Мунчада таптылар. Сашам гына ерактанрак, Мамадыш ягыннан өйләнде, аларның да тормышлары бик яхшы", — дип үткән гомере йомгагын сүтүне тәмамлады Александра түти.

Каенанасы Марина түти белән дә 27 ел бер түбә астында тату торган Александра түти инде 32 ел килене Гөлбаһар һәм улы Ринат кадер-хөрмәтендә яши. 

Үз нигезендәге курчак өе кебек матур йортның түр башында, һәр туган көнгә сөенеп, Ходайга рәхмәт укып, дөньяга тынычлык, аяз күк йөзе сорап гомер итә. Алга таба да аңа Ходай биргән гомерен сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечләргә төренеп, балаларының күңел җылысын, хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәргә язсын…

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев