Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугым ашы йолалары

Аның хәзер исеме генә калды дисәк тә, ялгыш булмас. Ә бит элек кышын мал сую — авылда иң күңелле, шатлыклы мәшәкать булды.

Каз өмәләре үтеп, көннәр суыткач, авылда сугым чоры башлана. Ял көннәрендә мал суела, ашлар уздырыла. Авылларда аны үзара чиратка салып, ярты кышка кадәр дәвам итәләр иде. Ул елларда зур суыткычлар юк, шуңа күрә көннәрнең салкын торуы кирәк.

Онытылып бара торган күркәм йолаларның берсе — сугым ашы. Аны күп якларда «дуңгыз ашы» дип әйткәннәр. Салкында малны суеп, эшкәртү җиңел түгел, әмма әлеге эшне берничә кеше җыелып башкаргач, аның авырлыгы артык сизелмәгән. Туган-тумача, балалар, күрше-күлән белән бергәләп башкарылган.

Һәркемнең сугымда гына кия торган җылы киеме, үз эш коралы булган. Ирләрдә ул — сугым пычагы, хатын-кызларда — эчәкне әйләндереп юар өчен шома таяк.

Мамадыш районының Юкәче авылы түтиләре сөйләгәннәрдән: «Сугым — мал сую. Элек сугымда катнашкан кешеләрне, якыннарын кич белән сугым ашына чакырганнар. Ул елларда мал да бик кадерле булган: йортта я бер дуңгыз, я бер бозау, сарык асраганнар. Сугым чорында эшне дә туганнары белән бергәләп башкарганнар, соңыннан аларны сыйлаганнар. Халык берләшеп, тату яшәгән, бәйрәм дә итә белгән. Мал суйган кичне дуңгыз ашына кан тәбәсе пешерү булган, хәзерге вакытта тәбә пешерүче юк диярлек».

Халык арасында итнең тәме сугымчыдан тора дигән ышану да яшәгән. Юкәчедә яшәгән бала чакларын искә алып, Римма Кузнецова: «Суйган малының ите тәмле була дип, безнең тәтәйне мал суярга гел чакыралар иде. Мал чалган кешегә чалу жирен (муен өлеше) биреп җибәрәләр иде», — дип түтиләр сүзенә кушылды.

Бер көнне — берсендә, икенче көнне башка йортта сугым ашы үткәрелгән. Шулай итеп, ул ай буена да сузылган.

Менделеевск районының Сәйтәк авылында яшәүче Пелагия Семенова да үз якларындагы йолалар турында сөйләде. «Сугым ашы дигәнне хәтерләмим, ә менә мал суелганнан соң, әнинең берәр мохтаҗ кешегә хәер бирергә җибәрүе исемдә, — диде Пелагия түти. — Покрау көнне безнең Бондюг керәшеннәрендә кияүдәге хатынны төп йортка — әти-әнисенә кунакка чакыру гадәте булган. Алар килүгә төрле хайван формаларындагы печеньеләр пешергәннәр. Башка тәм-том белән дә сыйлаганнар. Кая гына яшәсәләр дә, бу көнне кыз туганнар бергәләп туган йортта бәйрәм иткәннәр. Кайтып киткәндә, „җәй очраштык, кыш хушлашабыз“ дип саубуллашканнар. Әлеге йола соңгы елларда онытылып бара».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев