Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субаштан Нина Егорова әнкисе Аннук белән очрашуы турында сөйләде

Бу хакта безгә Нина Егорова Теләче районының Субаш авылында булып кайткач язды.

«Дус-туганнар, тату булып яшик, шатлык-кайгыларны бүлешеп. Җырлап яшик, дуслар, гөрләп яшик, исән чакта бергә күрешеп», – дип җырлана бит җыруларда да.

“Шөкер, туганнар, якыннар белән очрашып, күрешеп торабыз. Әле узган атнада авылда ике Аннук түтиемне чәйгә чакырдым. Берсе аның – әнкием. Яшьләр аңлап бетерми “әнки кем ул” дип сораучылар бар. Элек киленне ата-ана йортына түгел, ә бер якын гаиләгә алып төшкәннәр. Шуларны килен кеше әнки белән әтки дип йөргән.  Ә аларның балалары әнки әби белән әтки бабай дигән.

Икенче Аннук түтием бик якын күрешебез, мин аны дәү түти дип йөртәм. Чынлап та, нәкъ үз түтием кебек ул миңа. Фотога да төштек. Әнкием: “Матур төшелмәсә тагын килербез сезгә, матур итеп иркенләп төшәрбез”, – диде уенын-чынын кушып.

Килерсез, очрашулар көтеп калам. Үземнең дәү түтием Нина икенче кайтканда керәшенчә итеп, тәмләп бөккән пешерербез диде.

Субаш авылында барлык күршеләр дә, туганнар да, дуслар да тату яши”, – дип язды Нина Егорова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев