Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субашның Думалар капка төбе кунаклар җыйды

“Кряшен чибяре-2023” титулына ия булган Анжелика Павлова Теләче районының Субаш авылында “Кичке уен” оештырган.

Анжелика Павлова әби-бабасы яшәгән йортның каршында матур бәйрәм ясаган. Думалар капка төбе төрле уеннар, җыр-биюләрдән гөрләп торды, диләр авылдашлары.


“Әлеге бәйрәмне әби-бабайлардан калган йолаларыбызны барлау, яңарту, аларны саклау максаты белән оештырдым. Элек-электән, карт әбием, карт бабам яшәгән йортның капка төбендә, “Тройсын” бәйрәме көннәрендә, “Кичке уен” үткәрелә торган булган. Әле хәзер дә бу бәйрәм җитүгә, олылар шушы Думалар йорты тирәсенә җыела. Алар монда кичке уенны, яшь чакларын искә алып сөйлиләр. Мин дә шуңа кызыксынып, бәйрәм оештырып карарга булдым. Киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип уйлым. Халык та күп җыелды. Җырлап-биеп күңел ачтык. Самоварда чәй кайнаттык. Коймак пешереп, килгән түтиләрне чәй эчерттем, сөйләшеп утырдык. Барысы да чын күңелдән рәхмәт әйттеләр”, – дип сөйләде Анжелика үзе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев