Субашлар булдыра!
Теләче районы Субаш авылында эшләп килүче "Нардуган" керәшен халык фольклор ансамбле 7 октябрь көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән "Этномириада" Халыкара конкурс фестивалендә катнашып беренче урынны алып кайтуга әле күп вакыт та үтмәде, 21 октябрь көнне Марий-Эл Республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә узган "Хәзинә" төбәкара фестиваль-конкурсына чакыру алды.
Фестивальдә төрле регионнардан килгән үзешчәннәр күп кенә номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Ә "нардуганлылар" көзге байлык, муллыкны тасвирлаган "Покрау бәйрәмендә бөккән сату йоласы"н тәкъдим итте. Мәртәбәле жюри чыгышны югары бәяләде - ансамбль Гран-прига лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев