Субаш чиркәвендә төзекләндерү эшләре башкарылды
Теләче раонының Субаш авылындагы чиркәүнең өйалды баскычларын яңартканнар.
Эшне Николай Баширов һәм Валентин Токранов башкарган.
Материал белән тәэмин итүдә Николай Трофимов ярдәм иткән. «Такталарны Николай Павлов һәм Игорь Дмитриев алып килде! Зур рәхмәт, хезмәт куйган һәм бәйрәмнәргә кадәр Изге Троицк чиркәвен яңартуга үз өлешен керткән һәркемгә! Күңелле җәй сезгә барыгызга да! Николай Григорьевич һәм Валентин Ивановичка алтын куллары өчен аерым рәхмәт», – дип яздылар Субаш авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев