Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Студентлар акча каян ала, аны нәрсәгә тота?

Бүген, 25 январь көнне – «Татьянин день», башкача әйтсәк, студентлар көне. Шул уңайдан, студентлар арасында кызыклы гына сораштыру уздырырга булдым.

Мин үзем студент тормышы белән якыннан таныш, чөнки югары уку йортында бишенче ел укыйм. Акча жәлләп, автобуста «куян» булып йөргәннәрем әле дә хәтердә. Беренче курста укучы, 18 яше дә тулмаган бала өчен ул гаҗәп нәрсә түгел. Әти-әни биргән бер-ике меңне бер атнага ничек җиткерәсең дә, нәрсә генә аласың инде?! Акча ягыннан, бүгенге көн студентларына бик авыр. Җәмәгать транспортына, азык-төлеккә бәя көннән-көн арта. Шуны күз уңында тотып, 18 яшем тулуга эшли башладым. Тәмле ашап, матур киенеп йөрисең килсә, эшлисең инде. Болары — үземнең тормышымнан. Ә хәзерге студентлар ничек яши? Акчаны каян ала һәм нәрсәгә тота икән?

Илья МАЯМСИН, Балык Бистәсе районы:

— Балык Бистәсенең үзендә агротехник техникум булганга күрә, шунда укырга кердем. Моның иң зур «плюс» ы — әти-әни янында яшәгәч, аена 2-5 мең генә акча китә. Бу семестрны бик әйбәт «яптым», шуңа күрә ай саен югары стипендия килеп тора, әти-әнинең дә акча биргәне булды. Акча, күбрәк, юлга һәм шәһәргә барганда, яисә ниндидер кирәк-яракка бетә.

Оксана ФЕДОРОВА, Мамадыш шәһәре:

— Йошкар-Оладагы медицина институтының бишенче курсында укыйм. Аена, уртача, 20-30 мең китә. Медицина институтында уку авыр, шуңа да эшләп булмый. Әлегә акчаны әти-әни биреп тора.

Хәзерге бәяләр белән, юлга һәм ашауга акча китә. Уку өчен түләү дә күп.

Анна БАРАНОВА, Алекссевск районы:

— Казан федераль университетының журналистика факультетындагы беренче курста укыйм. Якынча санасаң, аена 30 меңнән артык акча тотыла. Әти-әни атна саен өч-дүрт мең җибәреп торалар. Теләгән бөтен әйберне алырга ул акча гына җитми. Шунлыктан, укудан соң, кием кибетендә берничә сәгать эшләп алам. 18 яшем тулмаганлыктан һәм көне буе укуда булганга күрә, әлегә тулы көн эшли алмыйм.

Иң күп акча, әлбәттә, азык-төлеккә, юлга китә. Матур киенәсе дә килә бит әле, әз-мәз кием-салымга да тотыла.

Эмилия МАЯМСИНА, Балык Бистәсе районы:

— Казан кооператив институтының икенче курсында укыйм. Аена, уртача, 15-20 мең китеп бара. Акча белән, әти-әни булышып тора.

Бөтен кеше кебек үк, минем дә акчам юлга һәм ашау-эчүгә кереп китеп бара.

Елена МУЛЛИНА, Питрәч районы:

— Казан федераль университетының бишенче курсында укыйм. Аена, кимендә, 10-15 мең сарыф итәмдер. Әти-әнидән акча сорамаска тырышам. Стипендия килеп тора, шөкер! Шулай ук, инглиз һәм төрек теленнән репетитор булып эшлим. Тапкан акчам үземә җитеп бара. Фатирда торам мин, акчам күбрәк шуңа түләргә, азык-төлеккә һәм юлга китеп бара.

Павел ЯКИМОВ, Мамадыш шәһәре:

— Мин Казан федераль университетының өченче курс студенты. Иң зур чыгым — фатир өчен түләү, 20 меңнән артык акча китә. Төрле кирәк-яракларга, азыкка, уртача, 10 мең. Юлга, аена, 2-3 мең китә. Акчаны дөрес итеп тотып, җыерга да тырышам. 

Беренче курстан ук төрле өлкәләрдә эшләп карадым, ул вакытта әти-әниләр дә булышып торды, әмма алардан акча аласым килмәде. Казанга күченгәч үк, әйбәт яшисем килсә, үземә акча эшләргә кирәген аңладым. Курьер да булдым, рестораннарда да эшләдем. Хәзер үземә ошаган эшне таптым, дисәм дә була. География фәне буенча репетитор булып эшлим. Онлайн мәктәптә инде 150гә якын укучым бар. Яраткан эшем белән шөгыльләнеп акча эшлим.

Студент кызлар һәм егетләр белән сөйләшүдән һәм үземнең дә азмы-күпме туплаган тәҗрибәмнән чыгып, бер нәтиҗә ясадым: укып чыгып, билгеле бер белгечлек буенча эшләячәк яшьләргә дәүләт тарафыннан ай саен, 20-25 мең сум стипендия бирелсә, алар белем аласы урында, эш эзләп баш катырмаслар иде. Дәүләт стипендиясенә укып чыккан дипломлы белгечкә, юллама буенча эшкә урнашып, бер-ике ел шул бер урында эшләүнең әллә ни кыенлыгы юктыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев