“Сүрәкә” ансамбле "Халык" исемен расларга әзерләнә
Хәбәрләр

“Сүрәкә” ансамбле "Халык" исемен расларга әзерләнә

Яңа Чишмә районының Ленино авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сүрәкә” керәшен ансамбле 1976 елда ук оеша

2003 елдан бу коллективны Светлана Питеркина җитәкли. Ленино авылында халыкның яртысын керәшеннәр тәшкил итә. Үз тамырларын, телне, йолаларны саклауда ансамбльнең өлеше бик зур. Хәзерге вакытта коллективта 10 кеше исәпләнә. Керәшеннәрнең традицион фольклоры төрле тематиканы һәм форманы үз эченә ала. Монда йола, уен, бәйрәмнәр табын җырлары да керә.

“2007 елда ансамблебез “Халык” исемен яулады. Ә 2022 елда бу исемне раслау каралган. Моңа әзерлекне башлап җибәрдек. Ансамбль эшчәнлеген күрсәтеп видеолар төшердек, портфолио ясадык, онлайн концерт күрсәттек”, – диде коллектив җитәкчесе.


«Җиңгәчәйләр» халык фольклор ансамбле уздырган «Покрау утырмасы» музыкаль кичәсе

  • Олег Фазылҗанов белән әңгәмә

    Олег Фазылҗанов белән әңгәмә

  • Җәкәү йортын узган Покрау бөккәнәрен ясау буенча мастер-класс

    Җәкәү йортын узган Покрау бөккәнәрен ясау буенча мастер-класс