Социаль ипотека алучыларга фатирларны мебель белән тапшырачаклар
Татарстан Дәүләт торак фонды хәбәр иткәнчә, быел куллануга тапшырылачак биш йортның берсенә ремонт кына ясалып калмыйча, кухня гарнитуры һәм техника да урнаштырылган. 72 гаилә шундый әзер фатирлы булачак.
Аерым алганда, кухняга савыт-саба юу машинасы, электр панель һәм шкаф, ике камералы суыткыч куелган. Моннан тыш, бәдрәф һәм ванна бүлмәләренә плитә ябыштырылган. Башка йортларда дымланмый торган буяу кулланылса, бу йорттагы диварларга ачык төстәге керамик плитә ябыштырылып куелган. Ваннага экран, раковина астына тумба, унитаз белән җиһазландырылган.
«Салават күпере» микрорайонында урнашкан әлеге йорт инде төзелеп беткән, хәзерге вакытта Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тикшерүен үтә. Андагы фатирларга әлегә конкурс үткәрелмәгән. Бәясенә килгәндә, аның квадрат метры якныча 92-95 мең сум булачак.
Чагыштыру өчен: башка йортларда ул 88 мең сумны тәшкил итә. Социаль ипотека программасы нигезендә сафка бастырылган йортларның барысы да заман таләпләрен истә тотып эшләнгән. Ишегалларында машиналар тормаячак, ял итү зоналары, уеннар мәйданчыклары төзелгән.
Фатирларда янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясе счетчиклары куелган. Алардагы мәгълүматны автомат рәвештә читтән торып исәпләп була. Җылылыкны көйләү мөмкинлеге дә бар. Болар барысы да «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты кысаларында эшләнә.
Әлеге проектка старт 2019 елда Россия Президенты Влдимир Путин инициативасы нигезендә бирелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев