Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Скрипкачы Ралина танылган музыкант булырга хыяллана

Казаннан 13 яшьлек Ралина Нуриева — иң үзенчәлекле уен коралын сайлаган яшь, талантлы скрипкачы.

Ралина 6нчы класста укый, ә музыка мәктәбенең скрипка бүлегенә инде 7 ел йөри. 

— Кызым 5 яшьтә сәхнәгә чыкты, шуннан соң төшмәде дә, — дип елмаеп сөйли башлады әнисе Эльмира Нуриева. — Бәләкәйдән җырлый, шигырь сөйли, гимнастика белән шөгыльләнә. 

Балалар бакчасына йөргәндә тәрбияче «Ралинаның «слух»ы әйбәт, сәләтле бала, һичшиксез, музыка мәктәбенә бирергә кирәк" дип киңәш итә. Аның тәкъдиме белән, Эльмира Фаритовна кызын шунда алып бара.

— Экзаменнар тапшырып, музыка мәктәбенә кердек. Иң авыр инструментларның берсе булган скрипканы сайладык. Укытучылары өлкән яшьтә, таләпчән. Шулай да, Ралина 7 ел эчендә бер тапкыр да «ошамый, арыдым» дип әйтмәде, — ди Эльмира.

Ралинаның скрипка белән ныклап кызыксынуын шуннан да аңлап була, ул Н. Жиһанов исемендәге консерватория карамагындагы махсус урта музыка мәктәбенә керергә хыяллана. Анда мәктәп фәннәреннән кала, музыка юнәлешенә басым ясыйлар. 

— Быел әлеге мәктәпкә керергә уйлыйбыз. Үзенең теләге көчле, танылган скрипкачы буласы килә (елмая). Мәктәптә, шәһәрдә узган бер чарадан да читтә калмый. Күптән түгел шәһәркүләм «Татар сандугачы» конкурсында катнашты, «Бас әле станокка«ны җырлап, икенче урынны алды, — дип Ралинаның уңышлары белән таныштырды.

Ралина танылган дирижер Сладковский оештырган яшьләр симофоник оркестры артисты да. Шәһәр көнендә, башка зур чараларда еш чыгыш ясыйлар.

— Мин үзем һинд биюләре бии идем, маманың энесе Миша дәдәй гармунчы, мамам Тамара Галина Казанцева белән җырлап йөргән. Шуңа да, кызымның иҗатка тартылуы гаҗәп түгел. Аның турында «далеко пойдет» дияргә була. Үз теләгенә ирешә торган кыз. Чын сәхнә кешесе ул, курку хисен белми дә, — дип мактап алды Эльмира Нуриева.

Балачак хыялы Ралинага оста скрипкачы булып, Татарстанда гына түгел, чит илләрдәге зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясарлык дәрәҗәдә танылу китерсен.

 

Фотоларны Эльмира Нуриева тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев