Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сихри чыршы: могҗизалар иленә сәяхәт» тамашасы балаларны үзенә җыйды

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, ике көн рәттән, «Сихри чыршы: могҗизалар иленә сәяхәт» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы керәшен балаларын үзенә җыйды

Яңа елны каршылап, Җәкәү йортында балалар белән бәйрәм үткәрү традициягә әйләнеп бара. Кышның шундый матур бер көнендә, аяк астында кар шыгыр-шыгыр җырлап торганда, керәшен балалары мәдәни үзәккә җыела. Быел да әлеге бәйрәм һәр бала күңеленә үтеп керерлек итеп әзерләнгән.

Бәйрәмчә итеп бизәлгән, уртасында зур яшел чыршы торган залга, бер-бер артлы, әкият геройлары чыкты. Җәнлекләр булып киенгән ул әкият геройлары – “Бәрәкәт” керәшен яшьләре ошемасы активистлары. Оста уйнаулары бала-чаганы гына түгел, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын да үзенә җәлеп итте. Тамашаның эчтәлеге балаларда татулык, бердәмлек хисләрен тәрбияләүне күздә тотып төзелгән. Кырлач бабайның киемнәрен урлап, балалар янына җибәрмәскә маташкан “юлбарыс” та соңыннан үз гаебен аңлады. Кемдер нинди дә булса начарлык эшли, кешеләрнең кәефен төшерә икән, ул үзенең эченә явызлык тутыра, көннәрдән беркөнне аның дөрес булмавы ачыклана һәм үзенә үк күңелсезлекләр килә. Юлбарыс мисалында балалар моны әйбәт аңлады, чөнки Кырлач бабай бу юньсез җанварны бәйрәмгә кертмәскә теләде. Ярый ла, ул аңлап гафу үтенде. Бәйрәм, әлбәттә, бик күңелле узды. Уеннарга бай булды һәм җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар рәхәтләнеп керәшенчә дә, рус көйләренә дә биеп алдылар. Шигырь, җыр белән шаккатырып, Кырлач бабай белән Кар кызыннан бүләк тә алдылар.  “Кырлач бабайдан бүләкләр алгач, сакалын да тотып карадым”, – дип сөенде Казаннан килгән кечкенә Кирилл.

Ике көндә дә, тамашадан соң, балаларны мастер-класс үзенә җыйды. Алар анда, берсен-берсе уздырып, Яңа ел уенчыклары ясадылар.

Бәйрәмнең икенче көне күңелләрне аеруча кузгатты. Чөнки анда батыр йөрәкле ир-егетләребезнең балалары килгән иде. Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы егетләребез. Әлеге бәйрәмдә нәкъ менә шушы геройларның балалары катнашты. Алар төрле районнардан җыелганнар. Алай гына да түгел, Зәй районының Сарсаз-Баграж авылыннан махсус хәрби операциядән ялга кайткан, батырлыклары өчен ике медальгә лаек булган “Зверь” позывнойлы олы йөрәкле егетебез, гаиләсе белән үзе дә килгән. Ул балаларга да, барлык карендәшләребезгә дә Яңа елга теләкләрен җиткерде: “Иң беренче, тиз арада тынычлык урнашып, барлык хәрби операциядә булган егетләрнең якыннары янына исән-имин кайтуын телим. Алар үз-үзләрен аямыйча, барлык кыюлыкларын, батырлыкларын, көчләрен куеп, тынычлык өчен көрәшә. Безнең һәрберебезне монда гаиләбез – әти-әни, тормыш иптәшебез, балалар, туганнар көтә. Мин әлегә ялда, озакка булмаса да, гаиләм янында булачакмын. Яңа елның беренче көнендә үк китәргә туры килә. Күңел тулы өмет, озакламый бөтенләйгә үз өемә кайтып, тынычлыкта тормышыбызны дәвам итәрбез”, – диде ул.

Хатыны Надежда Зверева да сүзгә кушылды. “Балаларыбыз Матвейны һәм Еваны алып килдек. Олысы Матвей әтисенең кайда икәнлеген әйбәт аңлый. Ул әтисен сагынып елаганда мин юатам, мин еласам, ул юата”, – диде күз яшен сөртеп.

Зәй районыннан килүчеләр тагын бар иде. Малафеевлар гаиләсе ике оныклары белән килгәннәр. Алар Иске Зәй бистәсендә яшиләр. “Амбал” позывноен йөртүче уллары – хәрби операциядә. Өч бала үстергән Алексей да, Нина да бик керәшен җанлы, безнең “Туганайлар” газетасын һәр елны алдырып баручы, актив подписчикларыбыз. “Шулкадәр яратып укыйбыз инде, һәр санын якын туганыбызны көткәндәй, сагынып көтеп алабыз. Андагы яңалыкларны, төрле язмаларны, “Белемнек” битләрен укып җанга бер рәхәтлек алабыз. Хәрби операциядәге улыбызның бүген туган көне дә – 38 яшь. Үзе өченче ел инде еракта булса да, бүгенге чарага килгән оныкларыбыз өчен күңеле тыныч булсын. Балалар Казанга кадәр килеп, бәйрәм итүләренә сөенсеннәр. Без инде ел да киләбез. Заманалар бик үзгәрде шул, керәсе елыбыз Җир йөзенә тынычлык, татулык китерсен иде. Бер йортка да хәсрәт килмәсен, балалар йөзендә елмаю сүнмәсен”, – диделәр.

Шулай ук, Зәйдән, Галина Бутакова да оныклары Викторияне алып килгән, кечкенәсе Иксения өйдә әнисе белән калган. Аның кызы Розаның ире дә хәрби операциядә. “Ялга да күптән кайтканы юк инде. Киявебез дә, башка егетләр дә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бар халык та сәламәт, күкләребез аяз булсын, илебезгә иминлек урнашсын”, – дип теләкләрен әйтте Галина.

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан килгән Васильевлар гаиләсендә ике егет үсә. Алар: “Безнең әти – герой, аның кайтуын бик көтәбез, горурланабыз”, – диделәр.

Казаннан килгән Юлия Лещеваның кызы Анна,  Эльвира Кузьминаның ике баласы – Валерия һәм Кирилл әниләре кочагына сыенып утырганнар. Эльвира Ивановна: “Безнең йөрәкләрне нык яралап, ирем бу дөньядан китте. Балалар керәшеннәр белән аралашып үссен дим, үзәктәге чараларга киләбез. Калган гаиләләргә авыр хәсрәт җилләре кагылмасын, тынычлык урнашсын, балаларыбызны үстереп кеше итик, киләчәкләре бәхетле булсын”, – дип авыр кайгылы булуларын сөйләп үтте.

Вакыт тиз йөрешле поезд кебек алга чаба. Еллар, бер-бер артлы, тарихта калып баралар. Кемгә шатлык-уңышлар, кемгә хәсрәт-югалтулар китергән 2024 ел да артта калды. Киләсе ел тыныч һәм игелекле булсын, һәр гаиләгә җылылык, муллык, сәламәтлек һәм иминлек алып килсен, бәхет китерүче еллардан булсын! Ә безнең керәшеннәр мәдәни үзәктә бары тик шатлыклы чаралар гына уздырырга насыйп булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев