Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанда бераз суытачагын хәбәр итте

Алдагы көннәрдә Татарстанда антициклоннар алмашыначак, нәтиҗәдә бераз суытырга мөмкин. Явым-төшем көтелми, дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Бүген, 1 октябрьдә төнлә төбәктә +5..+10 градус җылы булачак, урыны белән һава температурасы +3..-2 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

2-3 октябрьдә 0..+6 градус, түбән урыннарда 0..-2 градус булуы көтелә. Көндез исә +15..+20 градуска кадәр җылытачак.

Җомга һәм шимбәдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Явым-төшем ихтималы аз, көндез һава температурасы +15..+20 градус тәшкил итәчәк.

Элегрәк коры һәм җылы һава торышы аркасында республикада шторм кисәтүенең озайтылуы билгеле булган иде, бу урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу белән бәйле.

 

 

Татар-иформ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев