Синоптиклар: Июнь башында һава торышы климат нормасыннан салкынрак булыр
Фаразларга караганда, алдагы 10 көндә уртача температура 15-16 градус тирәсе көтелә
Татарстан синоптиклары июньнең беренче декадасында һава торышы климат нормасыннан салкынрак булачак, дип саный. Фаразларга караганда, алдагы 10 көндә уртача температура 15-16 градус тирәсе көтелә.
«2022 елның 1-10 июнендә һава температурасы климатик нормадан (Татарстан буенча норма +16,2˚, Казанда +16,7˚) 0,5 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә», – диелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.
Элегрәк бу атнада Татарстанда һава температурасының +27 градуска кадәр күтәреләчәге турында хәбәр ителгән иде.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев