Синоптиклар Яңа ел төненә һава торышын фаразлады
Яңа ел төнендә Россия территориясенең 80 процентында һава торышы климат нормасы дәрәҗәсендә яки бу күрсәткечтән югарырак булуы көтелә.
Бу хакта ТАСС агентлыгына Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.
«Якынча исәпләүләр буенча, ил территориясенең 80 процентында температура нормага якын һәм аннан югарырак дип фаразлана. Иң тискәре аномалияләр Себер федераль округында көтелә», - диде синоптик.
Мәскәүлеләргә ул «суперйомшак һава торышы» +2 дән -5 градуска кадәр һәм бераз явым-төшем вәгъдә итте. Санкт-Петербургта һава температурасы якынча -2..+2 градус булыр дип фаразлана.
Татар-информ
Фото: 19rus.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев