Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар август башында аномаль эсселек турында кисәтә

Якындагы атнада Казанда аномаль эсселек көтелә.

Августның беренче декадасында шәһәрдә һава температурасы климат нормасыннан югарырак булачак. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Җәйнең соңгы аенда Казанда норма буенча уртача айлык температура 18-18,5 градус тәшкил итә. Явым-төшемнең уртача айлык нормасы 70 мм чамасы булырга тиеш. Әмма шәһәрдә якындагы декада климат нормасыннан 2-3 градуска җылырак булачак», — диде ул.

Яңа атна Татарстанда бераз салкынаюдан башланды, әмма ул кыска вакытлы була. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, сишәмбедән Казанда температура акрынлап күтәрелә. Атна ахырына шәһәрдә көндезге сәгатьләрдә 30-32 градус эсселек вәгъдә ителә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев