Синоптик беренче карның кайчан явачагын әйтте
Синоптик сүзләренчә, киләсе сишәмбе, 19 октябрьдә үк, юеш кар явуы ихтимал
РФ Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд Россиянең Европа өлешендә беренче карны кайчан көтәргә кирәклеген сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Синоптик сүзләренчә, киләсе сишәмбе, 19 октябрьдә үк, юеш кар явуы ихтимал.
Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә һава торышы шактый җылы (климат нормасыннан 1-2 градуска югарырак) сакланачак, көндез һава +8...+10 градуска кадәр җылыначак.
Алдагы көннәрдә һава торышы тотрыксыз булырга мөмкин һәм һәр 2-3 көн саен киләсе ялларга кадәр үзгәреп торырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев