Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сергей Иванов эшеннән тәм табып, гаиләсенә куанып яши

Чаллыда туып үскән Сергей, тормышын авыл белән бәйли. Бүгенге көндә ул Зәй районының Түбән Биш мәктәбенең технология укытучысы һәм мәктәп директоры булып эшли.

Сергей Ивановның әти-әнисе Зәй ягыннан: әнисе — Поповка кызы, әтисе — Зичәбаштан. КамПИ тәмамлаган егет Чаллының бер төзелеш оешмасына эшкә керә. Әмма аны авыл үзенә тарта — озак та үтми Зәй районының «Игенче» колхозына инженер-механик булып эшкә кайта. Кабан-Бастрык мәктәбендә физика укытучысы булмагач, укытучылык эшенә алынырга була. Бүгенге көндә педагогик хезмәт стажы — 23 ел. 2017 елдан Кабан-Бастрык мәктәбе ябылгач, Түбән Биш мәктәбенә директор итеп күчерәләр.

Барлык мәктәпләр кебек үк, авыл мәктәбенең дә төп максаты — югары мәдәниятле, әхлаклы, актив тормыш позициясенә ия булган шәхес тәрбияләү. Түбән Биш мәктәбендә 64 бала укый. Аларга 13 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Берничә ел рәттән Түбән Биш мәктәбе районда укучылар фән олимпиадаларында алдынгылыкны бирмичә, беренче урында бара. Узган ел мәктәп коллективы «Туган телләрне саклау» проекты буенча 500 мең сумлык грант отып, шушы авыл мәктәбендә белем алган, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла музеен булдырган.

Агымдагы уку елында Түбән Биш мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак. «Үсеш ноктасы» белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудырып, укучыларның физика, химия фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттырачак. Бүгенге көндә әлеге проект нигезендә физика, химия кабинетларында ремонт ясала, җиһазлар кайтарылган. Аларда эшләү өчен укытучылар белем күтәрү курслары үткән.

Чәчәкләргә-гөлләргә күмелеп утырган мәктәп ишегалдында төрле элементлар урнаштырылган. Аларны Сергей Владимирович үз куллары белән ясаган. Мәктәп бакчасында чәчәк үсентеләрен үстерү өчен теплицалары да бар. 10 сутыйлап җирдә кура җиләге, карлыган үсә. Аларны сатып, үз хисапларына мәктәпне төзекләндерәләр. Кура җиләге саткан акчага ишекләр алыштырганнар, мәктәп каршына бетон юл салганнар. Бу эшләрнең барысын да мәктәп директоры Сергей Иванов үзе башкара. Читтән кеше алмыйча, үз көчләре белән ерып чыгалар.

Сергей Иванов авылның мәдәни тормышында катнашырга да вакыт таба. Пародияләрне бик оста ясый ул, диләр.

«Сергей Владимирович үзе дә җиң сызганып эшли, башкалардан да шуны таләп итә. Аның белән эшләве җиңел. Кулыннан бар эш тә килә. Укучыларының яраткан остазлары, яшь укытучылар өчен үрнәк ул», — ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Шиһабетдинова.

Ивановлар гаиләсе үрнәк, матур, тырыш булулары белән аерылып торалар. Тормыш иптәше Лариса Андреевна белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Алексей югары уку йортын тәмамлап, Азнакай шәһәрендә эшли, ә кызлары Вероника быел мәктәп бетереп, юридик юнәлештәге уку йортына керергә документларын тапшырган. Тормыш иптәше Лариса да — укытучы. Ул да Түбән Биш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта.

Новости Заинска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев