“Семенов М.М.” язулы танклар да бар
Махсус хәрби операциядәге техника арасында “Семенов М.М.” язулы һәм “Сугышчан Кызыл Байрак” ордены рәсеме төшерелгән танклар, УАЗ машинасы да бар.
Газетаның 26 январь санында Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов белән берничә кешенең махсус операциядә катнашучы якташларына УАЗ автомобиле һәм гуманитар ярдәм илтүе турында язган идек. УАЗга, символик рәвештә, аның 1943 елда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән бабасы Михаил Семенов фамилиясе һәм ордены рәсеме төшерелгән эмблема ябыштырылганы да хәбәр ителгән иде.
Шунысы шатлыклы, ул УАЗ хәрби операциядәге егетләргә бүгенге көндә дә хезмәт итә. АКШ һәм безгә каршы булган башка илләр Украинага биргән сугыш техникасы язгы пычракта батып яткан. Ә УАЗ бер мәртәбә дә батмаган да, ватылмаган да. “Безне разведчик бабай саклап йөртә”, – дип уены-чыны белән әйтә икән егетләр. Алар “Семеныч” дип позывной биргән бу УАЗ белән беррәттән, махсус операция зонасында “Семенов М.М.” эмблемалы һәм орденлы танклар да бар. Мәсәлән, Запорожье юнәлешендә хезмәт итүче якташлары – әнисе Керәшен Сәрдәсеннән булган Виталий аны үзе йөртә торган танк бронясына ябыштырган.
“Семенов М.М.” язулы бу эмблема башка хәрбиләрне дә кызыксындырган. Семеновның Бөек Ватан сугышы батыры, Белгород өлкәсендәге Ровеньский районының Түбән Серебрянка авылында җәзалап үтерелгән разведчик икәнен ишеткәч, егетләр үзләрен дә Ватаныбызның чын патриотлары итеп тоялар. Бер сүз дә әйттерә алмаган фашистлар, телен кисеп, газаплы үлемгә дучар иткән Семеновларның дәвамчылары булган хәрби киемле бу егетләр үзләрен хәзерге заман фашистларына каршы торучы ныклы көч итеп хис итәләр. “За деда” дигән девиз белән алга баручы егетләр явызлыкның җиңелеп, тынычлык урнашасына ышаналар.
“Донецк өлкәсендә ике егетебез бар. Херсон өлкәсендә дә бер егет хезмәт итә. Мөмкинлек туса, ул якларга да эмблема барып җитеп, хәрби операциядә катнашучыларга көч, ышаныч бирер, ярдәм итәр, – дип әйтте Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Васильевич “Семенов” язулы хәрби техника турында сорашуыбыга җавап итеп. – Батыр бабаебыз, өлкән сержант Михаил Семеновның Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәгәнен, фашист алдында куркып, каушап калмыйча, ныклык күрсәтүен белү хәрби операциядәге егетләрнең сугышчан рухын арттырыр дип өметләнәбез”.
Фотода: “Семенов М.М.” язулы УАЗ машинасы – Белгород өлкәсенең Ровеньский районындагы Түбән Серебрянка чиркәве янында; Запорожье юнәлешендә сугышчан бурыч үти торган танкларның берсенә “Семенов М.М.” язулы эмблема ябыштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев