Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чуралылар Кукмарада узган бәйрәмнәрдә чыгыш ясады

Кукмара районында үткән ялларда “Бал, Алма спасы” бәйрәмнәре гөрләп узды.

Район башлыгы Сергей Димитриев, килгән кунакларны һәм авыл халкын сәламләп, Алма спасының ел саен үткәрелүен билгеләп үтте.

Элек Алма спасы җәйнең иң мөһим бәйрәме булып исәпләнгән. Көндез алма квасы һәм компот эчкәннәр, әлеге җимештән пешерелгән бәлеш ашаганнар, таудан алма тәгәрәтеп төшергәннәр.

Бәйрәмдә үзешчән сәнгать артистлары бай эчтәлекле, матурт концерт күрсәттеләр. Балалар өчен махсус уеннар һәм конкурслар оештырылган иде.

Кукмара районының Село-Чура авылыннан "Карендәшләр" фольклор ансамбле дә әлеге бәйрәмдә катнашканнар.

“Бал, Алма Спасы бәйрәмендә катнашып, кукмаралыларга матур җырлы-биюле чыгышларыбызны бүләк итеп кайттык. Август муллык ае гына түгел, бәйрәмнәргә дә бай. Бер-бер артлы «Бал спасы», «Алма спасы» – халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмнәре. Әйе, бал аертыр, бакчаларда алмалар өлгерер чак җитте. Ә ул алмаларның безнең бакчаларда нинди сортлары гына юк. Ничек шуңа куанмаска, ничек инде җыелышып, шул шатлыкны бәйрәм итмәскә!”,– диделәр Село-Чура мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фотолар Село-Чура мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев