Село Чурадан Валерий Михайлов: “Авылымның байлыгы – аның чишмәләре”
Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый икән?!
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да коеларны тутырып торалар. Элгәредән халык елга, күл, чишмә буйларына урнашырга тырышкан.Чөнки су булган урында яшәү җиңелрәк.
«Чишмәне халык изге урын ди. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якка кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар. Авылыбыз уртасында да аруландырылган изге чишмә бар. Безнең Кукмара районы яклары табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Бу урыннар чишмәләргә дә бик бай – алар авылымның байлыгы», – диде Валерий Михайлов.
Валерий Михайлов видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев